Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ринат Мөхәммәдиев — язучы Download as iCal file
Сишәмбе, 10 Декабрь 2019Караулар : 10251

Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев — танылган татар язучысы.

Ринат Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1966нчы елда шул районның Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбен, ә 1971нче елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан соң казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли. 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, 1977 елның февраленнән Татарстан Язучылар союзы органы "Казан утлары" журналы редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә редактор булып эшли башлый. 1981 елның маеннан шул ук журналның баш редактор урынбасары була. 1979 елда Мөхәммәдиев филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәрҗә ала.

Язучы 1980 елдан башлап берничә ел Татарстан Язучлар союзыының партия оешмасына җитәкчелек итә, 1987-1989 елларда Татарстан китап нөшрияты директоры булып эшли, Татарстан язучыларының 11нче корылтаенда (1989 елның мае) союз идарәсенең рәисе итеп сайлана.

Ринат Мөхәммәдиев 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home