Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Энгель Нигъмәтуллин — галим, Салисә Гәрәева — шагыйрә Download as iCal file
Чәршәмбе, 06 Ноябрь 2019Караулар : 11732

Энгель Нигъмәтуллин — татар галиме, язучы.

Ул 1930 елның 6 ноябрендә дөньяга килә. Әтисе, Галимҗан Нигъмәти, «халык дошманы» булгач, Энгельгә яшәве авыр булса да, Казан дәүләт университетын бетереп, шунда доцент дәрәҗәсенә кадәр ирешә. Ул алман, инглиз, француз, испан, шулай ук грузин һәм әрмән телләрен яхшы белде, әлеге телләрдә фәнни темага әңгәмәләрдә катнашты. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Мәскәү чит телләр институтында да белем алуы аңа зур ярдәм итте. Чит телләрне яхшы белүе, фәлсәфи яктан тирән фикер йөртүе аның фәнни иҗатында да чагылыш тапты. «Гасырларны һәм чикләрне киңәйтеп. XX гасырның башында татар әдәбиятының Көнбатыш Аурупа әдәбияты белән элемтәләренә бәйле мәсьәләгә карата» (1977 ел, Казан) исемле монографиясе аны әдәбият даирәләрендә тиз танытты.

«XX гасыр башында татар әдәбиятының дөньякүләм әдәбият процессына якынаюы бәхәссез», – дип язды галим.

Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һәм совет чоры татар язучылары иҗатына багышлап, Энгель Нигъмәтуллин күп мәкаләләр язды. Үзе вафат булганнан соң дөнья күргән хезмәте — «Әдәбиятлар диалогы. Рус әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре күрсәткече» (2002 ел, Казан) аның күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсе булып тора.

 

Салисә Гәрәй кызы Гәрәева — татар шагыйрәсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли башлый. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый. 1962 елдан бирле Салисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул балалар бакчасында тәрбияче, китапханәдә бүлек мөдире, производство берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы, ә 1980 елдан бирле Салисә Гәрәева Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор хезмәтендә.

Салисә Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла, 1959 елдан аның исеме республика көндәлек матбугатында да күренә башлый. Кайбер шигъри әсәрләре Татарстан һәм Көньяк Урал китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда урын ала. 1979 елда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.

Салисә Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радиотапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша. 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге өлкә татар–башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home