Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Хәйдәр Бигичев — җырчы Download as iCal file
Чәршәмбе, 13 Ноябрь 2019Караулар : 10057

Хәйдәр Бигичев (Хәйдәр Әббәс улы Бигичев) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х.Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы.

Хәйдәр Бигичев 1949 елның 14 июнендә хәзерге Түбән Новгород (җирле сөйләмдә Нижгар) өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Авылдашлары кебек үк Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга исәпләп йөри. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан Консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист буларак алалар.

1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Казанда җирләнгән.

Бүләкләре: Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (1984).

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home