Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Риза Ишморат — драматург, Сара Садыйкова — композитор, Шәрәф Мөдәррисов — шагыйрь Download as iCal file
Friday, 01 November 2019Hits : 12291

Риза Ишморат – татар драматургы.

Әдип Башкортстанның Янаул районы Бәдрәш авылында туа. Мәктәп–мәдрәсәләрдә укып белем алганнан соң, Уфадагы педагогик курсларны тәмамлый.

1923 елда Р.Ишморат Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Татар Дәүләт академия театрына режиссер булып эшкә урнаша, әдәбият–сәнгать бүлеге җитәкчесе була.

1927–1930 елларда Ленинград сәнгать тарихы институты каршындагы театр сәнгате буенча югары курсларда укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан соң тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Драматургның беренче әсәрләре 1926 елда дөнья күрә. Шуннан соң ул үзенең «Данлы чор», «Ил өчен», «Ватан», «Гөлзадә», «Бүләк», «Кайту», «Яңа Бистә», «Үлмәс җыр», «Давылга таба», «Якты юл», «Якын дус», «Алар дүртәү иде» һ.б. әсәрләрен иҗат итә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнде. Риза Ишморат 1995 елда вафат булды.

 

Сара Гариф кызы Садыйкова — бөек татар композиторы.

Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе – Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С. Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара. 1922 елларда С.Садыйкова П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Аны уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы буларак гаҗәеп таланты ачыла.

Утызынчы елларда С. Садыйкова Татар академия театры спекткльләрендә Салих Сәйдашевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра.

1934–1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкалар.

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

 

Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов — татар шагыйре.

Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылында ала, җидееллык мәктәпне күрше Мунчәли авылында тәмамлый һәм 1935 елда Казанга килеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аннары ике еллык укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы басылып чыга.

1941 елда Шәрәф Мөдәррис Кызыл Армия сафына алына. Шул ук елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. 1942 елда ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк – Көнбатыш фронтында сугыша, шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. 1944–1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Ш. Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.

Армиядән кайткач, төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

Әдип зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли.

Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында, 1963 елның 28 апрелендә вафат булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home