Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мостай Кәрим – язучы, Вахит Юнысов – дипломат, Нәбирә Гыйматдинова – язучы Download as iCal file
Якшәмбе, 20 Октябрь 2019Караулар : 8443

Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы – 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) – башкорт язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре.

1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.

Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, яңадан фронтка китә. Җиңү көненә кадәр фронт гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.

1930 елларда ук яза башлый: 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

Иң билгеле әсәрләре:

Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә», «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар сәхнәсендә куела.

Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була.[1]. Уфаның мөселман (татар) зиратында җирләнгән.

 

Вахит Закир улы Юнысов – СССР дипломаты (илчесе), язучы, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасында баш мөхәррир урынбасары. Язучы Миргазиян Юнысның абыйсы, җырчы Тимур Юнысовның бабасы.

Вахит Юныс тумышы белән Татарстанның Баулы районы Исергәп авылыннан. Бөгелмәдә Укытучылар институтын тәмамлаганнан соң ул, Мәскәүгә китеп, 1953 – 1959 елларда СССР Чит ил эшләре министрлыгы каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр институтында укый һәм, аны уңышлы тәмамлап, озак еллар Гыйрак, Мисыр, Әфганстан, Сурия кебек илләрдәге СССР илчелекләрендә хезмәт итә. Эксперт буларак, күп кенә икътисади киңәшмәләрдә, рәсми сөйләшүләрдә катнаша, башка бик күп илләргә рәсми сәяхәтләр кыла. Чит илләрдә алган тәэсирләрен ул көндәлек дәфтәренә теркәп бара. Соңыннан бу язмалар аның әдәби әсәрләренә ышанычлы нигез материал булып яталар. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «6000 көн чит илләрдә» исемле әдипнең күләмле китабы басылып чыкты. 1997 елдан бирле Вахит Юныс Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасында баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. Ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы.

Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, хәзер исә «Идел» журналы редакциясендә эшли. 1985 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең лаураты була. 1996 елда Татарстан рестубликасының атказанган сәгать эшлеклесе дигән исем ала. Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. «Сихерче», «Бүре каны» һ.б. шундыйлардан. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home