Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Гарифҗан Мөхәммәтшин – шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 12 Октябрь 2019Караулар : 12611

Гарифҗан Мөхәммәтшин – татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1941 елның 12 октябрендә Балтачта туа. 1957 елда Арбор җидееллык мәктәбен, 1960 елда көмеш медаль белән Балтач районының Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында ук җәйге-көзге чорларда туган авылындагы «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында атлы йөк ташучы, комбайнчы ярдәмчесе, бер ел комбайнчы булып эшли. 1964 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, физика һәм производствога өйрәтү укытучысы белгечлеге ала. 1964—1968 елларда Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә физика, математика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшли. 1968—1975 елларда — Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 1975—1977 елларда — Яңгул урта мәктәбе директоры. 1977 елның июлендә Гарифҗан Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1991 елдан – район хакимияте башлыгы урынбасары. Ул озак еллар дәвамында район тормышының социаль-мәдәни тармагына, төзелеш эшләренә җитәкчелек итте. Шушы чорда районның барлык авылларына заманча юллар, елгалар аша тимер-бетон күперләр төзелде, район тулысынча газлаштырылды, социаль-мәдәни объектларның киң челтәре барлыкка килде. Халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, мәдәният һ. б. тармакларда тирән структур үзгәрешләр булды, аларның географиясе киңәйде, эчтәлеге баеды, сыйфаты яхшырды. Социаль яклау оешмаларының яңа, киң челтәре барлыкка килде.

Гарифҗан Мәхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дөнья күрде. Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгари, Азат Хөсәенов, Әнвәр Шаһиморатов, Мәсгудә Шәмсетдинова һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җыр иҗат иттеләр. Күп җырлары халык арасында киң популярлык казанды. «Керим әле урманнарга», «Яшьлегем кайтавазы», «Аулак өй», «Яшь сылуга» кебек җырлары төрле елларда «Татар җыры» фестивальләрендә лауреат булды. Аның җырлары Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхабиева, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, В.Гыйззәтуллина, С.Фәтхетдинов, Г.Рәхимкулов, Габделфәт Сафин, А.Фәйзрахманов һ. б. җырчыларыбызның репертуарында булды.

Тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Төрек һәм немец шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Газаплы күченү» романы, «Утыз рамазан вәгазе», «Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия» кебек китаплар басылып укучыларга иреште.

Гарифҗан Мөхәммәтшинның үткен публицистик язмалары еш басыла. Халык иҗаты әсәрләрен җыю, барлау, укучыларга ирештерү буенча актив эшли. Район һәм туган авылы тарихын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә зур эш башкара.

Гарифҗан Мөхәммәтшин 1989 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык депутатларының уналтынчы-унтугызынчы чакырылыш район Советы депутаты, аның башкарма комитеты әгъзасы. Күп мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды. Татарстан халыкларының беренче, Татарстан укытучыларының бишенче съездлары делегаты. Беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары эшендә делегат булып катнашты.

Хезмәтләре өчен берничә медаль белән бүләкләнде. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», Татарстан Мәгариф министрлыгының «Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен» билгеләре иясе. 1991 елда Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе (советнигы).

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home