Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Вәлиулла Гайназар улы Мортазин – артист, Рәшит Бәшәр – шагыйрь Download as iCal file
Дүшәмбе, 07 Октябрь 2019Караулар : 14240

Вәлиулла Гайназар улы Мортазин Сәйяр труппасы артисты, режиссеры, башкорт театрына нигез салучы, РСФСР халык артисты.

Ул хәзерге Оренбург өлкәсенең Октябрь районы Имангол дигән татар авылында 1885 елда дөньяга килә. Сәхнәдә тәүге адымнарын Оренбургта И.Кудашев-Ашказарский, Н.Гайнуллин, Ә.Кулалаев, Н.Хәйретдинов белән бергә ясый. Соңыннан Габдулла Кариев белән берлектә, беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»ны төзи һәм, 1915 елда «Ширкәт»не төзелгәнче, анда актер, режиссер сыйфатында хезмәт итә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Вәлиулла Мортазин башкорт профессиональ театры булдыру эшенә керешә. 1919 елда ул Стәрлетамакта яңа төзелгән Башкорт драма театрына баш режиссер итеп куела. 1937 елга кадәр Башкортстан хөкүмәтендә мәдәният өчен җаваплы вазифалы урыннар били.

Дөньяны кабул итүе, иҗат юнәлеше ягыннан күбрәк романтизмга тартылган шәхес буларак, артист Фердинанд (“Мәкер һәм мәхәббәт”), Фәхретдин (“Мосыйбәте Фәхретдин”), Сөләйман (“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”) кебек күтәренке рух, романтик пафос, патетика таләп иткән рольләрдә уңыш казана. Әмма ул реалистик репертуарны да читләтми.

Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый. Шәехзадә Бабичның "Газазил" поэмасын сәхнәләштерә.

1926 елда Төхфәт Ченәкәй белән берлектә татар театрының тарихына багышланган китап чыгаралар.

Вәлиулла Мортазин-Иманский шәхес культы корбаны.

 

Рәшит Гаффар улы Бәшәр – татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан).

Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967—1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала, аннары хезмәт юлын башлый: Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире (1972—1975), Лениногорск шәһәренең 32 номерлы профессиональ-техник училищесында мөдир урынбасары (1975—1976), «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында корректор (1977) һәм Лениногорск тимер-бетон җиһазлар заводында мастер (1977—1979) хезмәтләрен башкара. 1979 елда ул Чаллы шәһәренә күчеп килә һәм шул вакыттан бирле КамАЗның рам заводында инженер-диспетчер булып эшли.1991-1995 елларда КамАЗ нәшрияты мөхәррире, 1996-2000 елларда "Аргамак" журналында татар поэзиясе һәм прозасы бүлеге мөхәррире, җаваплы сәркатип.

1989 елда Мәскәүдә М.Горький ис. Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсны тәмамлый.

Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре – шигырьләре һәм хикәяләре – республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый. Укучыларга ул нигездә балалар шагыйре буларак билгеле. 1975-1981 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган өч шигъри җыентыгы («Әйлән-бәйлән», «Бәйрәм», «Яшел океан») басылып чыкты. Шул өч китабы өчен Рәшит Бәшәр 1985 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.

Рәшит Бәшәр укучыларга нигездә балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый, һәм шул вакытларда ук ул «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.

Рәшит Бәшәр проза жанрында да уңышлы гына эшли. Аның эшче яшьләр, укучы балалар, яшүсмерләр тормышына, заманның төрле фаҗигале, гыйбрәтле вакыйгаларына ба¬гышланган, кеше шәхесенең рухи дөньясын социаль-әхлакый, тәрбия, табигатьне саклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндергән, күләмнәре белән җыйнак-кыска повестьлары да бар («Акбалык», «Ачык капка», «Яшел поезд», «Иртәгә дә яшисе бар», «Миләш», «Бер өйдә җиде кеше», «Минем әтиемне сугышта үтерделәр», «Җилдә тирбәлүче бишекләр»). Алар әдипнең аерым җыентыкларында һәм, барысы бергә тупланып, «Мәйдан» журналының махсус Рәшит Бәшәр иҗатына багышлап чыгарылган 2002 елгы 4 санында урын алганнар.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home