Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Саҗидә Сөләйманова – шагыйрә Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 03 Октябрь 2019Караулар : 17495

Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова – татар шагыйрәсе, прозаик.

Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. 1944 елда Тәтеш урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфа педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.

Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды.

Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм повестьлар да яза. Саҗидә Сөләймановадан мирас булып калган күңел байлыгы китап киштәләренә җыентыклар булып төзелгән: «Кыр казлары», «Бәхетне үзем табам», «Юллар, юллар», «Яшәү хакы», «Кызыл каурыйлар», «Гөлбадран», «Сабыр канатлары», «Шигырьләр һәм поэмалар».

Сәҗидә Сөләйманова үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home