Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Шакир Абилов – татар әдәбият галиме Download as iCal file
Шимбә, 31 Август 2019Караулар : 13316

Шакир Шиһаб улы Абилов – татар әдәбият галиме.

Ул 1915 елның 31 августында Чиләбе өлкәсенең Конашак районы Яңавыл дигән авылда күп балалы гаиләдә туа. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, Свердловск шәһәре татар рабфагында укый. Рабфакны тәмамлагач, Шакир аганы Оренбург педагогика институтына укырга җибәрәләр. Институттан соң ул Актанышта мәктәптә эшли. Ә 1940 елда Шакир Абиловны армия хезмәтенә алалар. Сугыш елларында ул татар телендә чыккан дистәләрчә фронт газеталарында эшли. Биредә язучы Гадел Кутуй белән очраша. Алар бергәләп ике-өч газета чыгаралар. Язучыны соңгы күрүчеләрнең берсе дә Шакир Абилов була.

Сугыштан соң укытучылык. Аннан Казанга килеп, Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керү – Шакир аганың калган тормыш юлын фән дигән дөнья белән бәйли. Шакир Абилов тарафыннан урта гасыр татар әдәбиятының онытылмаслык сәхифәләре языла. Барыннан да бигрәк ул Казан ханлыгы чоры шагыйре Мәхәммәдьяр иҗатын тикшерә. “Борынгы татар әдәбияты” (1963), “Мөхәммәдьярның “Нуры содур” (1997), “Татар әдәбияты тарихы”. 1 том (1984) кебек басмаларда Шакир Абиловның көче күп куелган.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home