Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Туфан Миңнуллин – драматург, Нух Якупов — галим Download as iCal file
Якшәмбе, 25 Август 2019Караулар : 13423

Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935 елның 25 августында Татарстанда туган) – мәшһүр татар драматургы, язучысы, җәмгыять эшлеклесе, ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның Мактаулы гражданины.

1935 елның 25 августында Татарстанның Кама-Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.

 

Нух Мәхмүт улы Якупов — күренекле татар галиме, техник фәннәр докторы, профессор, Русия инженер академиясенең әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Нух Мәхмүт улы 7 монография, уйлап табуга 26 патент, 99 басма эшләр, 2 укыту әсбабы авторы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home