Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Хәнисә Алишина – галимә, Азалия Бадюгина – тәрҗемәче, Әбрар Кәримуллин – галим Download as iCal file
Чәршәмбе, 29 Май 2019Караулар : 9696

Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина – татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан).

Ул 1953 елның 29 маенда Төмән шәһәрендә туып үсә. Аның бала чагы, үсмер еллары рус мохите белән бәйле. Биредә ул рус телендә урта мәктәпне, псдучилище, аннары Төмән дәүләт университетының тарих, соңрак филология факультетын тәмамлый. Педагогик: хезмәтенең башлануы өлкәнең татар авылларына, татар мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән мәктәбенең аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып, Хәнисә халкыбызны рухи торгынлыктан уяту һәм чыгару юлларын тиш башлый. Туган телне саклап калу, иң күркәм традицияләрне яңарту, аларны үстерү, дорес тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләрен, очеркларын бастыра. «Себер татарларының теле, мәдәнияте, проблемалары», «Себер җирендә татар халкы», «Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары» һәм башка язмаларда аның дөньяга карашы, иҗат принциплары ачыла. Казан университетында аспирантлык еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә ипләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик ничонлсге аңарда чын галим, зур белгеч сыйфатлары тәрбияли. Хәнисә Алишина 1992 елда «Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче Себер татарлары сөйләме» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1993 елда Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, Себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1994 елда «Себер татарлары сөйләменең тубыл-иртеш диалекты» исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә. «Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү» темасына ул 1999 елда докторлык диссертациясен яклый. Соңгы унбиш ел эчендә университетта бүлеккә 200 дән артык укучы кабул ителеп, бүлек инде үзенең ун чыгарылышын бирә.

Профессор Хәнисә Алишинаның фәнни-иҗади эзләнүләре күпкырлы. Ул 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә, 7 монография, 4 укыту өчен кулланма-ярдәмлек чыгара. Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе урамнарына галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ул Якуб Зәнкиевнең беренче библиографы була, «Лунрликая красавиңа Сузге» китабын чыгара, «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романын рус теленә тәрҗемә итеп бастыра. Ике телнең үзенчәлекләрен нечкә белгән Хәнисә үзен оста тәрҗемәче һәм үткен телле публицист итеп таныта. 2005 елда аның «Татары земли сибирской» («Себер җирендә татарлар») исемле китабы басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Милләт язмышы — Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы. Үзенең алдагы иҗат планнарын ул туган халкы язмышы белән бәйле төстә күзаллый.

 

Азалия Исмәгыйль кызы Бадюгина – татар тәрҗемәчесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан).

Ул 1933 елның 29 маенда Казакъстанның Алма-Ата шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казанда уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1952—1957 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1957—1958 елларда Әлмәт шәһәрендә «Знамя труда» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962—1964 елларда Санкт-Петербург мәктәпләренең берсендә педагог-тәрбияче булып эшли. 1964 елның ноябреннән бирле ул — Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор хезмәтендә. 1973 елдан КПСС әгъзасы.

Азалия Бадюгина татар язучыларының проза әсәрләрен русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Беренче тәрҗемә үрнәкләре (Әмирхан Еники, Гомәр Гали, Ләбибә Ихсанова хикәяләре) 1963 елда Мәскәүдә һәм Казанда чыккан күмәк җыентыкларда дөнья күрә. Азалия Бадюгинаның күләмлерәк тәрҗемәләреннән Г. Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли», 1964) повестен, Хәйретдин Мөҗәйнең «Сугыш елъязмасы» («Летопись войны», 1978) китабын, Әмирхан Еникинең «Повесть һәм хикәяләр»ен («Повести и рассказы», 1982), Шәриф Камалның «Таң атканда» («На заре», 1983) романын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Аның тәрҗемәләре арасында шулай ук Каюм Насыйри, Фатих Әмирхан, Әхмәт Фәйзи, Гомәр Бәширов, Р. Төхфәтуллин, Г. Минский, Фәнис Яруллин кебек төрле буын татар прозаикларының аерым әсәрләре һәм татар халык әкиятләре дә бар.

 

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин – татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home