Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Габделхәй Сәмигуллин – биолог, Радик Фәизов – язучы, Мәгъсүм Хуҗин – язучы, Нургаяз Гарифьянов – физик Download as iCal file
Чәршәмбе, 15 Май 2019Караулар : 9587

Габделхәй Хәлил улы Сәмигуллин – татар биология галиме.

Габделхәй Сәмигуллин 1943 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Иске Салавыч авылында туган. 1961 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлап Казан педагогия институтының табигать-география факультетына укырга керә. Армия сафларына алыну сәбәпле укуын өзеп торырга туры килә. Институтны 1969 елда гына тәмамлый. Эшкә аны Минзәлә районына җибәрәләр — ул Минзәлә педагогия училищесын оештырып ачып җибәрүдә актив катнаша. Монда 1977 елга кадәр эшли.

1977 елда Чаллыда яңа ачылган педагогия училищесына директор итеп билгеләнә.

1980 елда аның алдында яңа бурыч — Чаллыда Алабуга педагогия институтының филиалы оештырыла. Шушында эшләгәндә Казан дәүләт педагогия институты каршында аспирантурада укый һәм диссертация яклап биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

1991 елда Чаллыда педагогия институты ачыла һәм Г. Сәмигуллин шушында укыта башлый, институтның доценты була. Бер елдан соң Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы приказы белән Чаллыдагы өзлексез педагогик белем бирү институтына ректор итеп билгеләнә. Бүген дә ул шушы хезмәтендә.

Г. Сәмигуллин республикабыз мәктәпләренә яшь кадрлар хәзерләү юнәлешендә гаять зур эш башкарды. Шул ук вакытта фәнни-методик эшен дә сүрелдермәде. Аның нәшер ителгән илледән артык хезмәте бар. «Балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе» исемле хезмәте дәреслек буларак киң файдаланыла.

 

Радик Хәбибрахман улы Фәизов – татар язучысы, хикәяче.

Радик Фәизов 1931 елның 15 маенда Арча районының Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм эшли: паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе була.

1965 елдан башлап Р. Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының “Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Р. Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан “Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – “Яшьлек юллары” (1967) повесте, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалалар маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган “Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты. Укучылар шулай ук аның “Чаян” журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән танышлар.

Р. Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

 

Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗин – күренекле татар язучысы.

Ул 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тәнәкә авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.

Балтач районы кабат үз статусын алгач вакытлыча чыгудан туктап торган район газетасы «Хезмәт» исеме белән яңадан чыга башлый. Аның редакторы булып М. Хуҗин билгеләнә. Редактор газетага яңа коллектив туплый, редакция бинасын реставрацияли, киңәйтә. Монда ул үзен журналист кына түгел, булдыклы оештыручы, чын хуҗалык җитәкчесе итеп таныта. М. Хуҗин редактор булып эшләгән чорда «Хезмәт» газетасы район тормышының чын мәгънәсендә көзгесенә әверелде, аны әйдәп баручы трибуна булды. Хезмәт алдынгылары, аларның хезмәте һәм яшәеше, омтылыш-хыяллары газета битләрендә якты чагылыш тапты. Аның битләреннән иҗади тормыш сулышы бөркелеп тора иде.

Мәгъсүм Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм 1990 елга кадәр шушы хезмәттә булды.

Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар.

Хуҗин кыска жанрда иң актив иҗат итүче язучыларның берсе. Хикәя остасы буларак 1997 елда аңа үзенең якташы Фатих Хөсни исемендәге премия бирелде.

Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

 

Нургаяз Гарифьянов – күренекле  татар физика галиме.

Н. Гарифьянов 1920 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында дөньяга килә. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Укуын тәмамларга аңа Бөек Ватан сугышы комачаулый — 1943 елның көзендә ул армия сафларына алына. Аны элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Булачак галим элемтә взводы командиры сыйфатында Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Болгария җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Н. Гарифьянов университетта укуын дәвам итә. 1949 елда университетны тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техника фәнни тикшеренү институтының аспирантурасына керә. Аны тәмамлап 1953 елда кандидатлык диссертациясе яклый, әлеге институтта киң фәнни эш башлап җибәрә, үзенең фәнни мәктәбен булдыра. 1965 елда аңа диссертациясез, зур фәнни казанышлары өчен физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Фәнни эшчәнлегенең беренче көннәреннән гомеренең ахырына кадәр шушы институтта магнитлы радиоспектроскопия юнәлешендә фәнни тикшеренүләргә җитәкчелек итә. Профессор Н. Гарифьянов йөздән артык зур фәнни хезмәт авторы. Ул дистәдән артык яшь галим хәзерләде. Аларның күбесе әле бүген дә остазларының эшен уңышлы дәвам итә. Ул парамагнит резонансы өлкәсендә СССРның иң күренекле белгече дип танылды.

Галим теоретик булу белән беррәттән киң колачлы экспериментатор да иде. Бу җәһәттән ул күп кенә очракларда нәтиҗәгә ирешүнең бөтенләй көтелмәгән, иң рациональ, туры юлларын таба белде. Галим таланты һәм экспериментатор интуициясе бу шәхестә гаҗәеп тирән кушылган иде. Физик буларак ул комплекслы кушылмалар химиясенең күп тармакларын үстерү һәм киңәйтүгә бәя биреп бетергесез зур өлеш кертте, физика фәненең иң актуаль юнәлешендә өйдәп баручы галим булды.

Н. С. Гарифьянов СССР Фәннәр академиясе Президиумы премиясе лауреаты.

Илле яше дә тулмаган килеш 1970 елның 14 мартында каты авырудан вафат булды.

1971 елда халык депутатларының Казан шәһәр Советы карары белән Казан шәһәренең бер урамына профессор Н.С.Гарифьянов исеме бирелде.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home