Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Солтан Габәши – композитор Download as iCal file
Дүшәмбе, 13 Май 2019Караулар : 13650

Солтан Хәсәнгата улы Габәши – татар халкының күренекле композиторы.

Солтан Габәши 1891 елның 13 маенда Казан губернасы Казан өязе Алат волостеның Тенивраг – Солабаш (хәзерге Татарстанның Биектау районы Кече Солабаш) авылында мулла гаиләсендә туа. Казан һәм Уфа мәдрәсәләрендә укыганнан соң ул Уфа һөнәр училищесында белем алуын дәвам иттерә. Солтан кечкенә вакытында ук кубызда, гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. Музыкага сәләтен күреп, әтисе аңа укытучы чакыра. Берничә ел музыка гыйлеме буенча дәресләр алу аңа зур ярдәм итә. Уфа мәдрәсәсендә укыганда ук С. Габәши музыкаль кичәләрдә катнаша, пианист-аккомпаниатор буларак чыгышлар ясый. Солтан көй язу өлкәсендә дә үзен сынап карый. 1913-1915 елларда ул үзенең беренче оригинал әсәрләрен яза (“Кәккүк”, “Рөкыя-гөлкәем”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы”).

1915 елда С. Габәши Казанга кайта һәм университетның юридик факультетына укырга керә. Ике ел укыгач, аны армиягә алалар. Казанда аның музыка буенча эшчәнлеге тагын да активлаша. С. Габәши татар драма труппасының берничә спектакленә (Г. Исхакыйның “Зөләйха”, Ф. Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, К. Рәхимнең “Бүз егет” әсәрләре) музыкалар яза. Актуаль темага язылган җырлары, “Яңалиф маршы” үз вакытында халыкка киң таныла. Композиторның “Кәккүк” романсы – шулай ук халык мәхәббәтен казанган әсәрләрнең берсе.

20 нче елларда Татарстанда татарча професиональ музыкаль белем бирү барлыкка килә. С. Габәши музыка белеме бирүче беренче укытучылар сафында була: хор дәресе, музыка теориясе буенча укыта. Казан музыка техникумы директоры урынбасары булып эшли. Татарстан районнарына фольклор экспедицияләренә чыга.

Республикабыз музыка сәнгате өчен бөтенләй яңа булган хор сәнгатенең үсешенә С. Габәши аеруча зур өлеш кертә. Шул максатны күздә тотып, ул татар халык җырларын катнаш хор белән башкару өчен эшкәртә. Әлеге әсәрләр яңа гына оешкан бик күп хор коллективларының төп репертуарын тәшкил итә.

Г. Әлмөхәммәтов һәм В. Виноградов белән берлектә, С. Габәши беренче татар опералары – “Сания” (1925) һәм “Эшче”не (1930) иҗат итүдә катнаша.

1932 елда С. Габәши Уфага күчеп китә, Башкорт сәнгать техникумында укыта, Башкортстан Композиторлар берлеген оештыручыларның берсе була.

С. Габәши 1942 елның 8 гыйнварында вафат була.

 

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home