Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әхмәт Исхак – шагыйрь, Резеда Вәлиева – шагыйрә, Вакыйф Нуруллин – язучы Download as iCal file
Чәршәмбе, 01 Май 2019Караулар : 9793

Әхмәт Габдулла улы Исхак – мәшһүр татар шагыйре һәм тәрҗемәче.

Әхмәт Исхак 1905 елның 1 маенда Казан шәһәрендә конторщик гаиләсендә туа. Октябрь революциясенә кадәр ул атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, ә 1919 елда Татар педагогия техникумында укуын дәвам иттерә. Шушы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре һәм төрле темаларга язган публицистик мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында еш күренә башлый.

1925 елда Исхак Мәскәү Дәүләт кино техникумына укырга җибәрелә. Соңрак ул Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шушы чорда татар әдипләре, бигрәк тә Муса Җәлил, белән якыннан аралаша, күп яза, көндәлек матбугатта еш басыла. 1929 елда Мәскәүдә Үзәк нәшриятта чыккан «Таш урамнар җыры» исемле китабы белән талантлы шагыйрь булып таныла.

1928 елда Әхмәт Исхак Казанга кайта һәм 1939 елга кадәр «Кызыл Татарстан» (бүгенге «Ватаным Татарстан») газетасы һәм «Чаян» журналы редакцияләрендә эшли. 1939-1942 елларда ул СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып тора.

1942 елда армия сафларына алына, хәрби пехота училищесын тәмамлап, Ерак Көнчыгыштагы һәмУкраинадагы хәрби частьларда взвод командиры булып хезмәт итә, соңрак дивизия газетасы редакциясендә эшли.

Сугыштан соң Ә. Исхак тулаем иҗат эше белән шөгыльләнә. 1963-1967 елларда «Чаян» журналында баш редактор булып эшләгәннән соң, тагын язучылык хезмәте…

Ә. Исхак җитмеш елга якын актив иҗат гомерендә зур әдәби мирас калдырган каләм осталарының берсе. Үзе исән чагында аның кырыклап китабы дөнья күрә. Бу китапларда шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары, сатирик һәм юмористик әсәрләре, мәсәлләре, балаларга атап язылган әкиятләре, опера либреттолары, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең поэтик осталыгын тикшерүгә багышланган әдәби-гыйльми хезмәтләре һәм башка төр әдәби язмалары тупланган. Әдипнең рус классик шагыйрьләреннән, Шәрекъ һәм төрки халыклар поэзиясеннән башкарган тәрҗемәләре генә дә, күләм ягыннан санаганда, йөз мең юлдан артып китә.

1985 елда шагыйрьнең сайланма тәрҗемәләре тупланган «Илһамнар чишмәсе» дигән күләмле китабы басылып чыга.

Әхмәт Исхак 1991 елның 24 июнендә вафат була.

 

Резеда Вәлиева – татар шагыйрәсе.

1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

1960 елда аның “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява” дигән әкият-поэмасы, “Нәниләргә бүләк”, “Канатлы җайдак”, “Пионерка Гөлназ”, “Якты йолдызым”, “Батырлык турында җыр”, “Ипекәем, ипекәй”, “Әниемә бүләгем”, “Зәңгәр иртә”, “Язгы сулар”, “Шиңмәс чәчәкләр”, “Дәү әнигә барабыз”, “Китмә, сөю” дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның “Робинзон эзләреннән”, Н.Поповның “Андрейның яшьлеге”, Л.Воронкованың “Дәү апа”, А.Бартоның “Безнең бәйрәм”, С.Михалковның “Дустым белән икебез” һ.б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

 

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайта. Аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда (1961) “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә алына. 1977 елда В. Нуруллин Татарстан китап нәшриятының баш редакторы итеп билгеләнә.

Вакыйф Нуруллин 60нчы еллар башында үзенең кызыклы һәм үзенчәлекле хикәяләре белән матбугатта күренә башлый. Аннары тәүге күләмле әсәре булган “Шинельсез солдатлар” повестен яза. Әдәби җәмәгатчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һ.б. повестьлары дөнья күрә.

В. Нуруллинның әсәрләре урыс теленә дә тәрҗемә ителеп, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты. Аның әсәрләре буенча кызыклы телефильмнар да куелды.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home