Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рафаэль Сафин — шагыйрь, Гакыйль Сәгыйров — шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 16 Февраль 2019Караулар : 14285

Рафаэль Сафин — татар шагыйре, драматург.

Ул Башкортстанның Кыйгы районындагы Еланлы исемле татар авылында туып үсә. Уфага күчеп килгәч, 9нчы санлы мәктәп-интернатта, аннан соң Музыка училищесында укый ул. Әмма шул елларда ук татар егете әдәби иҗатка да тартыла башлый һәм, училищены тәмамлауга ук, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә.

Уфага әйләнеп кайткач, Рафаэль Сафинның бар гомере әдәби иҗатка һәм журналистикага багышланды. 1956 елда аның «Тормыш кушуы» дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә, аннан соң аның дистәләрчә китабы басылып чыкты. Төрле газеталарда һәм журналларда эшләде Рафаэль Сафин һәм Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары вазыйфаларын да башкарды.

Рафаэль Сафин үзен оста драматург итеп тә танытты. Аның «Янбикә», «Тилекәй», «Газизәкәй балдыз», «Кыр казлары» дигән пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр озак еллар төрле театрларның репертуарыннан төшмәде.

 

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров — күренекле татар шагыйре, рәссам.

Ул 1938 елның 16 февралендә туа.

«Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Неповторимая мелодия», «Ике кояш», «Шатлыклы иртә», «Йөрәк сере» шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар һәм әдәбият дөньясында мирасыбызны баеткан кадерле китапларга әверелде.

Гакыйль Сәгыйров Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр, рәсемнәре өчен халыкара «Филантроп» бүләге лауреаты.

Шагыйрь 2009 елның 29 июлендә вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home