Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Фирүзә Җамалетдинова – язучы Download as iCal file
Чәршәмбе, 28 Март 2018Караулар : 14298

Фирүзә Җамалетдинова — мәшһүр татар язучысы, шагыйрә, журналист.

Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова – Фәтхетдинова 1960 елның 28 мартында Иске Кәкерле авылында туды. Авыл мәктәбендә укыган елларында ук район гәзитендә аның үзе язган шигырьләре басыла башлады һәм ул гәзит укучылар арасында өметле каләм иясе буларак танылды. Туган авыллары мәктәбендә урта белем алгач, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керде. Югары белемгә ия кызны язмышы Чаллы каласына күчереп куйды һәм бу калада үз тормышын җайлап, шунда хезмәт итеп яши. Башта 21 мәктәптә укытучы булып эшләп алды, әмма,сандугачны читлеккә ябып куйгач ул сайравыннан туктый, дигәндәй, мәктәп укытучысы вазыйфалары күңеле иҗат дәрте белән тулы кеше өчен гаять тә чикләнгән мөмкинлекләр урыны булганга, ул үз белгечлеге белән файдаланып, журналистлык эшенә күчә: Чаллыдагы “Таң йолдызы” гәзитенең баш мөхәррире вазыйфаларын үтәде.

Соңрак “Мәйдан” журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләде.

2007 елда ул Казанга күчеп килде. Башта «Ватаным Татарстан» гәзите редакциясендә, аннан Татарстан китап нәшриятында эшли башлады.

Ф. Җамалетдинова әдәбиятның тезмә һәм чәчмә жанрларында бердәй осталык белән иҗат итә. Аның әсәрләре республикабызның төрле вакытлы матбугат битләрендә урын алды. 2002 елда Яр Чаллы типографиясендә аның ике шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.“Яшен күзләре” исемле беренче җыентыгында аның 89 шигыре урын алган. 58 тезмә әсәрләрен үзенә сыйдырган икенче җыентыгы “Уйлы җил” дип атала. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Фирүзәнең “Толымлы ай” дигән өченче җыентыгы дөнья күрде. Бу китапларда авторның тормышка һәм кешеләргә булган ихлас мәхәббәте, туган халкына, туган җиренә тирән ихтирамы, кеше һәм халык язмышы, мәхәббәт, тормыш-яшәеш турындагы фәлсәфи – лирик шигырьләре тупланган.

Соңгы елларда Фирүзә проза өлкәсендә үзен сыный һәм әйтергә кирәк, бу жанрда да ул каләм остасы булуын танытты. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында аның ”Догалы корт” исемле повестьлар һәм хикәяләр китабы басылып чыкты. Бу әсәрләрдә автор замандашларыбызның җәмгыятьтәге үзгәрешләр чорында кичергән уй-хисләре, әхлакый югалту-табышлары тасвирлана.

Фәйрүзә Җамалетдинованың актив иҗат чоры. Аның исеме республикабыз китап укучыларына яхшы таныш. Без исә авторның яшьлек чорында, “үзебезнең гәзиттә автор” булган вакытында районыбыз укучылары күңеленә аеруча хуш килгән тезмә әсәрләренә урын бирергә булдык.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home