Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Нур Әхмәдиев — шагыйрь, Сәет Шәкүров – драматург, Сирин Батыршин — шагыйрь. Download as iCal file
Җомга, 14 Декабрь 2018Караулар : 7551

Нур Гариф улы Әхмәдиев — татар шагыйре, язучы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан).

Нур Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары, яңадан туган төбәгенә кайтып, 1970–1977 елларда Сарлы авылы мәктәбендә укытучы, Азнакай район комитетында бүлек мөдире, район радиотапшырулары студиясендә редактор булып эшли. 1977 елның апрелендә Нур Әхмәдиев «Азнакайнефть» идарәсенә күчерелә, анда башта техник кабинет мөдире хезмәтләрен башкара, ә 1979 елда идарәнең нефтьче кадрлар әзерләү курслары директоры итеп билгеләнә.

Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиевнең исеме 70 еллар башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган шигырьләре һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980, 1984 елларда шагыйрьнең ике китабы — лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Аһәң» һәм нәниләр өчен «Баллы яңгыр» исемле җыентыклары басылып чыкты.

 

Сәет Габделхәй улы Шәкүров – татар драматургы.

Сәет Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында укытучы гаиләсендә туган. Гомуми урта белемне Казанда, М.Вахитов исемендәге күргәзмә мәктәптә ала, 1934–1938 елларда Казан театр техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1938–1942 еллар арасында башта Татар дәүләт академия театрының колхоз–совхоз филиалында, аннары Минзәлә колхоз–совхоз театрында актер булып эшли. 1942 елның февралендә армиягә алынып, 1943 елның җәенә кадәр Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый. Укуы тәмамлангач, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы, соңыннан, Германия җиңелгәч, Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фронта чакта каты яралана, контузия ала. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945), “Кенинсбергны алган өчен” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның җәендә армиядән кайткач, С.Шәкүров яңадан актерлык хезмәтен дәвам иттерә: 1946-1956 елларда Мамадыш, Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында һәм Республика күчмә театрында (хәз. Казан драма һәм комедия театры) эшли, ә 1956 елдан 1959 елга кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. 1959–1964 елларда ул Казан шәһәрендәге мәдәният сарайларында үзешчән сәнгать коллективларына җитәкчелек итә. Аннары ун ел буе Татар дәүләт академия театрының баш администраторы, ә 1975 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1979) Республика күчмә театрының директоры булып эшли. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

С.Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган “Орденлы Касыйм” исемле өч пәрдәле песасы 1938 елда “Пьесалар” дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. Сугышка кадәр ул хикәяләр дә язып бастыра. Аннан соң ул озак вакыт язмый тора. Аның күләмле икенче әсәре – “Тормыш бусагасында” исемле драмасы фәкать егерме елдан соң гына язылып тәмамлана. Төрле театр сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган “Зөһрә йолдыз” исемле трагедиясе, “Уракчы кыз”, “Мәхәббәт газабы”, “Сары елан”, “Кыз бирү”, “Карт гашыйк”, “Тол хатыннар, тол кызлар” кебек драмалары куела. Драматург 1989 елда вафат була.

 

Сирин Хәниф улы Батыршин — татар шагыйре.

Сирин 1896 елның 14 декабрендә Татарстанның хәзерге Баулы районы Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туа. Инкыйлабка кадәр Бәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлый, аннары туган як авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. Октябрь инкыйлабыннан соң аны Бөгелмәдәге өч еллык педагогика курсларына укырга җибәрәләр. Шушы елларда Бөгелмәдә чыккан «Юксыл» газетасында ул беренче шигырьләрен бастыра.

1921 елда курсларны тәмамлап, Сирин Казанга юл тота, анда әдәбият–сәнгать кешеләре белән аралаша һәм үзенең иҗади тәҗрибәләрен дәвам иттерә. 1926 елда Бөгелмәдә чыккан «Сабанчы» газетасында бераз вакыт эшләп килгәч, Сирин 1927 елда Казандагы Көнчыгыш педагогика институтына укырга керә һәм, аны уңышлы тәмамлап чыкканнан соң, шактый еллар Казан мәктәпләрендә тел-әдәбият укыта.

1929 елда шагыйрьнең балаларга атап язган «Яз», «Җәй», «Көз», «Кыш» дигән шигырләре, рәсемнәр белән бизәлеп, аерым – аерым китапчыклар булып басылып чыга, ә 1931 елда «Тамчылар» исемле җыентыгы дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Сирин фронтка китә, берничә тапкыр яралана. Сугыштан соң туган авылына кайтып, колхозда эшли, сирәк булса да, шигырьләр яза. Озак һәм каты авырудан соң, ул 1969 елның 23 ноябре вафат була.

Сириннең зур булмаган шигъри мирасы заман эчтәлеген үзенчәлекле формада чагылдыруы белән 20–30нчы еллар татар поэзиясендә билгеле бер урын били.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home