Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рәмзи Илялов — язучы Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 13 Декабрь 2018Караулар : 10028

Рәмзи Ибраһим улы Илялов (1923 елның 13 декабре — 2009 елның 11 августы) — татар язучысы, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1923 елның 13 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Тимәс авылында дөньяга килә. 1940 елда Яңавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Ташкентка, укчы-бомбардировщиклар авиамәктәбенә укырга китә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була, контузия ала. Ул сәбәпле 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын җәрәһәтләнә, байтак еллар һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Рәмзи Иляловка I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены бирелә.

Сугыштан соң НКВДның Уфадагы район бүлегендә эшли.

Экстерн тәртибендә ике ел укып, 1947 елда Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын, 1949 елда СССР Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатия мәктәбен тәмамлый.

1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли.

1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә.

Нигездә рус телендә иҗат иткән.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home