Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Шамил Бариев — артист, Ифрат Хисамов — композитор Download as iCal file
Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2018Караулар : 9748

Шамил Бариев — татар артисты, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты.

Ул 1950 елның 14 ноябрендә Татарстанның Саба районы Олы Артыш (элеккеге Теләнче) авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисенә район мәгариф бүлегеннән Явлаштау авылына күченергә тәкъдим булгач, шунда 4 ел яшәп алалар, аннары Казан шәһәренә күченеп киләләр. Шамил Бариев урта мәктәпне тәмамлагач, Ленинградтагы театр, музыка һәм кино институтына (ЛГИТМИКка) укырга керә. Ул көндезләрен укып, кичләрен эшли торган була. Институтны кызыл дипломга тәмамлап, Г.Камал театрына эшләргә килә. Шамил Бариев анда шактый күп рольләрне алып баручы артист булды, ул һәр уйнаган ролен үз йөрәге аша уздырды. Шамил Бариев үзенә генә хас алымнар белән башкарган А. Островскийның “Күктән яуган акча” спектаклендә – Крутикий, М. Байҗиевның “Кияү белән кәләш”ендә – кияү, Р. Хәмиднең “Ике сәгать – бер гомер”ендә офицер, Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман»ында — Ирназар һ.б. уйнаган геройларның язмышы фаҗигале булса да, тормышта ул үзе шат, җор күңелле, хисчән һәм эшчән кеше иде.

Шамил Бариев педагог буларак та театр училищесында, соңрак Казан мәдәният институтында (хәзерге Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе) укытып, яшь артистлар да тәрбияләде.

Тормыш иптәше — Гөлфия ханым Садыйкова белән – абыйлары белән Ленин исемендәге мәдәният сараена хорга йөргәндә таныша. Хәләл җефете Казандагы балалар бакчаларының берсендә музыка һәм татар телен укытты.

Кызлары Айгөл Бариева хәзерге көндә иң танылган татар җырчыларының берсе.

Соңгы елларда Шамил Бариев аеруча күп эшләде. Уйнады, үзе генә дә, кызы белән дә җырлады. 5 мартта соңгы спектаклендә — «Әлепле әртисләре»ндә уйнады.

Шамил Бариев 1994 елның 11 мартында вафат була. Шамил Бариевның кабере башкалабызның Яңа Бистә зиратында урнашкан.

 

Ифрат Нигъмәт улы Хисамов — татар композиторы.

Ул 1930 елның 14 ноябрендә Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылында дөньяга килә. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әнисе Фәүзия Шакир кызы белән электрик һөнәренә ия булган Нигъмәт Габдулла улының бердәнбер уллары Ифрат – кечкенәдән бик шаян, шук булып үсә. 5 яше тулганда Ифратның әнисе авырып үлеп китә. Аталы–уллы электр утлары кабызып районнан районга күчеп йөри торгач, ниһаять, 1939 елда Сарманга килеп төпләнәләр. Әти кеше яшь хатынга өйләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ифратның әтисе фронтка китә, малай үги әнисенә ияреп өлкәннәр белән беррәттән МТСта иртәдән кичкә кадәр бил бөгә. Үги әни кеше малайны керосин урларга кушып, Ифратны кыңгыр эшкә этәрә. Әтисе гомерлек таптан котылу өчен аларны Казанга алып килә. Улын 1 нче музыка мәктәбенә укырга бирә, ә хатынын үзе дәваланган госпитальгә санитарка итеп эшкә урнаштыра. Шәһәр малайлары авылдан килгән Ифратны госпиталь кухнясыннан бер кирпеч ипи алырга кушалар һәм авыл малае аларның сүзләрен тыңламый булдыра алмый. Үги әнисе моны белеп, аннан баш тарта, ә Ифратны Елан тавындагы балалар колониясенә озаталар. Колониядә балаларга җыр дәресләре биргән Сара Садыйкова Ифратның музыкага һәвәслеген тиз сизеп ала һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә аның белән аерым шөгыльләнә. 1945 елда, туплар шартлавы тынгач, әтисе улын колониядән килеп ала һәм музыка училищесына укырга алып килә. Ифратны флейта классына алалар. Армия сафларында да Ифрат Хисамов флейтасыннан аерылмый, музыкаль взводта флейтачы булып хезмәт итә. Оркестр өчен «Полк маршы»н һәм берничә җыр итә, «Әпипә»не эшкәртә. Хәрби хезмәттән соң Ифрат Балтач районы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый, академик хор оештыра. Хор өчен “Таң атканда”, “Ай былбылым” кебек татар халык көйләрен эшкәртә, «Ак каеннар» (М. Хөсәен сүз.), “Умартачы сөйгәнем” (М. Галиев), “Хөршидә - Мөршидә” (Г. Зәйнашева), “Агыйделкәй”, “Утыр әле яннарыма” (Ш. Галиев), “Бәрәңге”, “Балыкчы җыры”, “Укытучыма”, “Ромашка” җырларын, “Флейта һәм фортепиано өчен сонатина” (3 кисәкле), “Симфоник оркестр өчен сюита” (4 кисәкле), “Флейта һәм оркестр өчен концерт” кебек зур әсәрләр иҗат итә.

Гомеренең соңгы елларында ул уен кораллары ясау белән генә мәшгуль иде. Аларны төрле тональлекләргә көйләде һәм төрле уен коралларына кушылып уйнарлык итеп камилләштерә барды.

Композитор 2000 елда вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home