Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рөстәм Кутуй – язучы, тәрҗемәче, Ләбиб Лерон — язучы, шагыйрь, журналист Download as iCal file
Якшәмбе, 11 Ноябрь 2018Караулар : 9966

Рөстәм Кутуй – язучы һәм тәрҗемәче, заманча әдәбиятның күренекле остасы.

1936 елның 11 ноябрендә Казанда Гадел Кутуй гаиләсендә дөньяга килә. 1960 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире була. 1964 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән.

Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка язучыларның әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итә.

2010 елның 7 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан соң 74нче яшендә вафат була.

 

Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов — татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты.

Ул 1961 елның 11 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.

1969—1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986—1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.

Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.

Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Ләбиб Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган. Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home