Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Гали Рәхим —язучы, галим Download as iCal file
Якшәмбе, 04 Ноябрь 2018Караулар : 12619

Гали Рәхим — язучы, тел галиме, тарихчы.

Гали Рәхим 1892 елда Казанда туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.

Г. Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап, «Ак юл» журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза.

Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдырды.

Ул 1943 елда вафат булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home