Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мирхәйдәр Фәйзи — драматург Download as iCal file
Чәршәмбе, 31 Октябрь 2018Караулар : 11148

Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 31 октябрендә Оренбург губернасы Орск өязе Күкшел авылында туа. Бу авыл миллионер Хөсәеновларның утары дип санала. Әдипнең әтисе Мостафа шунда управляющий булып эшли. Димәк, булачак драматург укымышлы һәм һәр нәрсәсе җитешле гаиләдә тәрбияләнгән. Бераздан Мостафа Орск шәһәренә күчеп килә һәм шунда йорт төзеп яши башлый. Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орск мәдрәсәсендә укый. 1905 елда иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел авылына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.

Башта шигырьләр яза. 1912, 1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. 1913 елда «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе.

Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.

Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home