Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Искәндәр Абдуллин – тел галиме Download as iCal file
Дүшәмбе, 22 Октябрь 2018Караулар : 11602

Искәндәр Габдулла улы Абдуллин – татар тел галиме.

Ул 1935 елның 22 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

Искәндәр хезмәт сөючән, эзләнүчән, тел фәненә мөкиббән киткән зур галим иде. Телнең бер өлкәсе дә аның игътибарыннан читтә калмады. Әдәби тел тарихы һәм стилистика, матур әдәбият теле, лексикология һәм терминология, язма ядкарьләр теле һәм тестологиясе, эпиграфика (кабер ташы язмаларын өйрәнү фәне), татар теленең башка телләр белән бәйләнеш проблемалары, шәҗәрә-генеология мәсьәләләре, басылып чыккан яңа хезмәтләргә бәяләмәләр язу, татар телен һәм тел галимнәрен пропагандалау һ.б. эшләр – бу игелекле зат иҗат иткән юнәлешләрнең кайберләре. Шулар өстенә ул коеп куйган лексикограф – сүзлекләр төзүче дә иде. Ул өч томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлек»ләр һ.б. төзүдә катнашты.

Галимнең дистәдән артык китап-монографияләре, 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре калды. Иртә вафат булган галимнең киләчәккә планнары зур иде.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home