Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Заһидә Бурнашева – шагыйрә, Васил Маликов – рәссам Download as iCal file
Җомга, 19 Октябрь 2018Караулар : 12043

Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ) – татар шагыйрәсе.

Заһидә Бурнашева Рязань өлкәсенең Әҗе авылында туа. Башта – туган авылында, аннары күрше авылда укый. Белемен арттыру максаты белән читкә китә.

1913-1914 елларда Гаяз Исхакый нәшерендә чыккан «Ил» газетасында аның беренче шигырьләре басыла башлый, ә «Гыйффәт туташ шигырьләре» дигән беренче җыентыгы 1915 елда дөнья күрә. Тагын да тулыландырып, 1916 елда ул аны ике кисәк итеп кабат бастырып чыгара. 1919 елда шагыйрәнең «Балалар күңеле» дигән китабы нәшер ителә. Шул китабында «Зөһрә йолдыз» исемле поэмасы урын ала.

Октябрь инкыйлабыннан соң Сәмәркандта яши. Берничә ел партиянең Төркистан Үзәк Комитетында, аннан соң Үзбәкстан китап нәшриятында эшләп ала. 1933-1951 елларда Кыргызстан партия оешмасында җаваплы эшләрдә була. 1951 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Казанда яши һәм татар хатын-кызлар хәрәкәте турында китап яза. Ул 1971 елда басылып чыга.

Шагыйрә Казанда 82 яшендә вафат була.

 

Васил Малик улы Маликов (19 октябрь 1924, Иске Кормаш, Татарстан – 11 октябрь 1992, Казан, Татарстан) – танылган рәссам, сынчы, Казандагы Мулланур Вахитов һәм Муса Җәлил һәйкәлләре авторы.

Васил Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа.

Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948–1953 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый. Васил Маликовның Казанда Үзәк ял паркы каршындагы монументы шәһәрнең күрке булып тора. Соңгы елларда Васил Маликов үзенең бөтен осталыгын портрет жанрында күрсәтә. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил һәм башка милли каһарманнарга эшләнгән һәйкәлләр шуның ачык мисалы. Ул үзенең сыннарында замандашларының характерын бай һәм дөрес итеп ача. Рәссамның берничә әсәре фронт истәлекләренә бәйле рәвештә бирелгән. «Хәтереңдәме, иптәш?», «Соңгысы» кебек хезмәтләре аның иҗади кызыксынуының күпкырлы булуына ышандыра. «Соңгысы» әсәре 1980 елда республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Рәссамга иҗаттагы уңышлары өчен РСФСРның атказанган, Татарстанның халык рәссамы дигән исем бирелә.

В. Маликов 1992 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home