Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Фазыл Фасиев – тел галиме, Юныс Сафиуллин – драматург, Равил Бохараев — язучы Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 18 Октябрь 2018Караулар : 12423

Фазыл Салих улы Фасиев – татар тел галиме, тәрҗемәче.

Ул 1925 елның 18 октябрендә Татарстанның Лениногорский районы Сугышлы авылында туа.

Ул – татар әдәби теле тарихы, язма ядкарьләр теле һәм текстологиясе, шәҗәрә, генеология, кабер ташы язмалары, лексикология, лексикография, ономастика, тарихи география һ.б. өлкәләрдә зур эшчәнлек алып бара торган олпат галим.

1983 елда Татарстан китап нәшриятында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы басылып чыкты. Аның төп текстын (транскрипцияне) әзерләүче, кереш мәкаләне, искәрмә һәм аңлатмаларны, кулъязмаларның тасвирламасын язучы Фазыл Фасиев иде. Бу хезмәтнең басылып чыгуы татар мәдәниятында зур бер вакыйга булды.

1966 елда Мәскәүдә «Совет энциклопедиясе» нәшриятында 38 мең сүзне эченә алган “Татарча-русча сүзлек” басылып чыкты. Фазыл абый анда, “К” хәрефенә башланган сүз статьяларын язу белән бергә, сүзлекнең ахырында рус телендә “Татар теленең кыскача грамматик белешмәсе”н урнаштырган.

Галимнең дистәдән артык монографияләре, йөздән артык фәнни мәкаләләре тел белеменең алтын фондын тәшкил итә.

 

Юныс Габдулла улы Сафиуллин – татар драматургы, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туа. Акъегет сигезъеллык урта мәктәбен тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә, аны 1966 елда тәмамлый. Актер булып эшләп сәхнәдә матур образлар тудыра. Юныс Сафиуллин Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтында да белем ала, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли.

Егермедән артык сәхнә әсәрләре, берничә җыентык авторы. Әсәрләре төрле театрларда куела, ләкин аны драматург буларак таныткан әсәре – «Идегәй» дастаны.

 

Равил Бохараев (тулы исеме Равил Рәис улы Бохараев) — татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче.

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда галим укытучылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1968-1974 елларда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетында укый һәм кибернетика белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый. Шулай да әдәбият-иҗат дөньясы аны күбрәк мавыктыра һәм ул, фән өлкәсендә алган белемен дә файдаланып, кыю-тәвәккәл рәвештә әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген башлап җибәрә: 1979-1980 елларда Равил Бохараев — Русия Язучылар оешмасынның Идел буе республикаларында консультант, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәби институтта татар теленнән тәрҗемәләр буенча семинар җитәкчесе (1980-1986). 1990 елдан Равил Бохараев Англиядә яши, төрле жанрларда иҗат итә һәм актив рәвештә тәрҗемә эше белән, әдәбиятка бәйле оештыру эшләре белән шөгыльләнә.

Равил Бохараев – шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче. Рус, инглиз, венгр телләрендә татар әдәбияты, беренче чиратта аның шагыйрьләре, Татарстан турында сөйләп һәм язып торучы, күп мәсьәләләр белән кызыксынучы, киң эрудицияле шәхес.

Ул – 20 дән артык китап авторы, әдәби әсәрләре янәшәсендә тарих, политэкономия һәм ислам мәсьәләләренә багышланган әсәрләре дә зур кызыксыну уята: “Азан – Исламская поэзия поволжских татар” (Лондон, 1991), “Модель Татарстана: политэномическая монография” (Лондон – Нью-Йорк, 1999), “Ислам в России: историческая монография” (Лондон – Нью-Йорк, 2000), “Историческая антология татарской поэзии” (Лондон, 2000), “Казанский Кремль сквозь века” (Лондон, 2001).

Инглиз телендә басылган бу китаплар чит илләрдәге укучыларга Татарстан турында мәгълүмат-белем өстиләр.

Равил Бохараев Татарстан, татар әдәбияты һәм сәнгате белән даими бәйләнештә яши — язучылар, тәрҗемәчеләр белән аралаша; театрлар белән хезмәттәшлеге дә матур нәтиҗәләр бирә. Ул “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашып лауреат булды һәм “Тимер борчак” (“Железная горошина») пьесасы 2005 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды.

Габдулла Тукайның иҗаты һәм шәхесе Равил Бохараевны даими кызыксындыра: ул аның шигырьләрен тәрҗемә итә, үзе төзегән антологиягә кертә һәм Тукай тормышы-язмышы турында “Тукай тирәсендә” дигән драматик повесть яза (1986). Курчак театры өчен язылган пьесасында – бу теманың матур бер гәүдәләнеше. Казан курчак театрында аның пьесалары зур уңыш белән куелып киләләр: “Йолдызчык ромашка” (1985), “Апушның тылсымлы тәшләре” (“Волшебные сны Апуша”, 1986), “Сказка о двух монетах” (2005).

Татарстан телевидениесендә аның ике серияле “Каюм Насыйри урамы” драмасы күрсәтелде (1989).

Равил Бохараевка 1986 елда Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләренең тәрҗемәләре өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге бирелде. 2001 елда ул “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем алды. 2006 елда “Очсыз-кырыйсыз поезд” (“Бесконечный поезд”, Мәгариф, 2001), “Казан карлары” (“Казанские снега”, Мәгариф, 2004) китаплары өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

1979 елдан Равил Бохараев Русия язучылар берлеге әгъзасы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home