Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әхмәт Юныс – шагыйрь, Мәгъсүм Насыйбуллин – язучы Download as iCal file
Дүшәмбе, 15 Октябрь 2018Караулар : 11939

Әхмәт Юныс – шагыйрь.

Әхмәт Юныс 1916 елда Татарстанның Кукмара районы Әсән Елга авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башлангыч сыйныфларда – укытучы, 1937 елда Казанга килеп, Татарстан китап нәшриятында – мөхәррир, «Кызыл Татарстан» һәм «Яшь сталинчы» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. Ак финнарга каршы сугышта, аннары Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Казан университетында югары белем ала, «Яшь сталинчы» газетасы һәм «Пионер» журналы редакцияләрендә , Татарстан китап нәшриятында эшли. Әдәбиятка ул 30 еллар ахырында килә. 1936 елда аның «Гүзәл яшьлек» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Аннары «Тантана», «Әсән Елга», «Без кайтырбыз», «Уңыш», «Яз килә», «Кырларга сәяхәт», «Көн артыннан көн» һ.б. китаплары дөнья күрә. Ә.Юныс К.Чуковский, С.Маршак, А.Барто, Я.Коллас шигырьләрен, М.Миршәкәрнең «Ленин Памирда» әсәрен татарчага тәрҗемә итә. Ә.Юныс, озакка сузылган каты авырудан соң, 1976 елның июлендә Казанда вафат була.

 

Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин – татар язучысы.

Үзенең детектив әсәрләре белән киң катлау укучыларга танылган язучы Мәгъсүм Насыйбуллин Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.

Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердловск өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортстанда, ә 1970—1981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә.

Үз иҗатын ул очерклар язудан башлап җибәрә, соңга таба әдәбиятның проза жанрына килә. Аның 1968 елда русча "Конец опасной тропы" дигән беренче китабы, ә 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында "Юрист язмалары" исемле икенче китабы дөнья күрә. Аннан соң язучының бер-бер артлы "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату", "Алтын алка", "Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел", "Кайтаваз", "Капкын", "Тукран тәүбәсе" һ.б. исемле китаплары басылып чыкты.

Мәгъсүм Насыйбуллин 1979 елдан Язучылар берләшмәсе әгъзасы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home