Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Нияз Даутов – опера җырчысы, Шамил Рәкыйпов – язучы Download as iCal file
Якшәмбе, 23 Сентябрь 2018Караулар : 13272

Нияз Даутов – татар опера җырчысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның халык артисты.

Ул 1913 елның 23 сентябрендә Казанда Комаров Завод (Комзавод) авылының атаклы сәүдәгәре Курамша Даутов гаиләсендә туган. Балачагы әби-бабайлары янында Комзавод авылында уза. 1930 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый һәм бераз вакыт укытучы булып эшли. Мәскәү шәһәренә килеп Мәскәү университетының биология факультетына укырга керә, 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар Опера студиясен, ә 1953 елда Урал Консерваториясен тәмамлый. 1943—1956, 1960—1964 елларда — Свердловск шәһәрендә урнашкан Опера һәм балет театрында солист һәм режиссер. 1965—1975 елларда — Чиләбе шәһәрендә урнашкан Опера һәм балет театрында баш режиссер. 1956—1960 һәм 1975 елдан 1986 елга кадәр — Татар Опера һәм балет театрында баш режиссер һәм солист. 1975—1986 елларда — Казан консерваториясендә опера җырчыларын әзерләү кафедрасында мөдир вазифаларын алып бара. РСФСРның халык артисты (1957), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958). Нияз Даутовның иң беренче зур роле Чайковскийның “Евгений Онегин” операсында Ленский роле, Гуноның “Ромео һәм Джульетта» операсында Ромео роле, «Риголето»да Альфред һ.б. Искиткеч тавышы һәм актерлык таланты җырчыга Свердловск, Чиләбе, Казан шәһәрләрендәге опера сәхнәләрендә зур уңышлар алып килде. Ә инде “Сильва” исемле фильмында Эдвин ролен уйнаганнан соң, Нияз Даутов бөтен дөньяга танылды. 1956—1960 һәм 1975—1986 елларда Нияз Даутов – Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында солист һәм баш режиссёр булып эшли.

Нияз Даутов 30 ел режиссерлык эш алып бару нәтиҗәсендә төрле шәһәрләрдә илкүләм опера классика жанрына кергән 80 артык спектакль куйган, шулардан – “Кармен", "Чио-Чио-сан", "Богема", "Пиковая дама", "Отелло", "Борис Годунов". Шулай ук ул татар композиторларның әсәрләрен дөньякүләм дәрәҗәсенә күтәрде (Н.Җиһановның "Алтынчәч", Х.Вәлиуллинаның "Самат", Р.Гобәйдуллинныың ”Җиһангир", һ.б.). Моннан тыш, үзе куйган спектакльләрдә Н.Даутов төп партияләрен оста итеп башкара алды.

Танылган опера җырчысының гомере 1986 елда өзелде.

 

Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов – татар язучысы.

Ул 1929 елның 23 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында игенче гаиләсендә туа.

1943 елда авыл мәктәбенең җиде сыйныфын бетерүгә хезмәт юлын башлап җибәрә: әүвәл туган авылында гади колхозчы, трактор бригадасы учетчигы, аннары 1950 – 1954 елларда Донбасста һәм Урал, Красноярск якларында таш чыгаручы, шахтада бурильщик, балта остасы, бетончы, электросварщик хезмәтләрендә була. 1955 елда Казанга килә һәм 1957 елның җәенә кадәр трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Аннары аны сәләтле журналист буларак, “Татарстан яшьләре” газетасына эшләргә чакыралар. Монда ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан төп хезмәтеннән аерылмыйча, кичке урта мәктәпне һәм КДУның журналистика бүлеген тәмамлый. 1966 елда ул Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты редакциясе мөдире итеп билгеләнә.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – очерк, хикәя һәм сәхнә әсәрләре – матбугатта 1956 елдан күренә башлый.

Шамил Рәкыйпов, язучы буларак, укучыларга сәнгатьчә эшләнгән документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Ул иҗат иткән документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема – Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары темасы берләштерә. 1967 елда аның татар халкының тугрылыклы улы – Александр Матросов һәм Газинур Гафиатуллиннарның тиңдәшсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында “Чәчәкләр сөйли белә” исемле повесте басылып чыга. Шулай ук Иван Кабушкин турындагы “Кайда син, Жан?” (1968), татарлардан беренче буларак Герой исеме алган Гыйльфан Батыршин һәм аның сугышчан дусты Иван Чернопятко турындагы “Таңнар һаман матурмы?” (1969), данлыклы хатын-кыз очучылар Мәгубә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм аларның полкташларының батырлыгына багышланган “Кызлар-йолдызлар” (1972) һ.б. әсәрләрен дә укучылар яратып каршы алды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home