Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Яхъя Халитов – тәрҗемәче Download as iCal file
Чәршәмбе, 22 Август 2018Караулар : 12715

Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов – татар тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ул 1929 елның 22 августында Татарстанның Тәтеш районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, башта Арча педагогика училищесын, аннары 1972 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетының соңгы курсында укыган чагында ук “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952-1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә яңадан кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (1960-1963) елларда Яхъя Халитов — Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә) шунда эшли, 1963 елдан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. 1976 елның гыйнварыннан бирле Яхъя Халитов Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир вазыйфаларын башкара.

Яхъя Халитов – иҗади сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге 1952 елдан, рус язучысы Николай Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барып, дөнья әдәбияты классиклары, рус совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәясен тәрҗемә итте. Алар арасында Михаил Шолоховның мәшһүр “Тын Дон” (“Тихий Дон”) роман-эпопеясенең беренче һәм өченче китаплары, “Күтәрелгән чирәм” (“Поднятая целина”) романы, Вениамин Каверинның “Ике капитан” (“Два капитана”), Юрий Бондаревның “Кайнар кар” (“Горячий снег”), латыш әдибе Вилис Лацисның “Яңа тормышка”(“К Новому берегу”), татар әдибе Мәхмүт Галәүнең үз вакытында рус телендә генә дөнья күрергә өлгергән “Болганчык еллар” (“Муть”) романнары, Чыңгыз Айтматовның “Бәхил бул, Гөлсары!” (“Прощай, Гулсары”), “Анам кыры” (“Материнское поле”) һ.б. повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы Майн Ридның “Башсыз җайдак” (“Всадник без головы”), бельгияле Шарль де Костерның “Уленшпигель турында риваять” (“Легенда об Уленшпигеле”), француз Александр Дюманың “Өч мушкетер” (“Три мушкетера”) кебек әсәрләре бар.

Яхъя Халитов нечкә зәвыклы, әдәби телгә бик сизгер һәм таләпчән редактор буларак, татар язучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруга үзеннән зур өлеш кертә.

Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Яхъя Халитов 1980 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home