Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Садри Максуди – галим, сәясәтче Download as iCal file
Дүшәмбе, 23 Июль 2018Караулар : 13469

Садретдин Низаметдин улы Максудов (Sadretdin Nizametdin uğli Maqsudov, төр. Sadri Maksudi Arsal) – Русия һәм соңыннан Төркия сәясәтчесе. Идел-Урал штатын кору эшендә катнашкан кеше.

Казан губернасының Казан уезды Ташсу авылында (хәзерге Татарстанның Биектай районы) мулла гаиләсендә туа. 1888 елдан башлап, Казанда урнашкан Апанаев мәдрәсәсендә укый. 1893 ел дәвамында Исмаил Гаспыралы Бахчисарай мәдрәсәсендә укый (Анда аның абыйсы Әхмәтхади Максуди укыта). Әтиләре 1894 елда вафат булганнан соң, Казанга кайталар. 1901 елга кадәр Садри рус мәктәбендә укый. Исмаил Гаспыралы киңәше буенча Парижга укырга китә, 1901—1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, хокук фәннәре кандидаты исемен ала. Шул ук вакытта Париж газетасында эшли, Русия мөселманнары турында лекцияләр укый.

1906 елда Казанга кайта. Сәяси эшчәнлеккә кушыла, «Иттифак әл-Мөслимин» партиясенә керә. Казан губернасыннан икенче һәм өченче Дәүләт Думалары депутаты.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home