Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рәдиф Сәгъди – язучы, драматург Download as iCal file
Сишәмбе, 17 Июль 2018Караулар : 13334

Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев – күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты.

Ул 1957 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә туа. Балачак еллары әнисенең туган авылы – Кама Тамагы районының Балчыклы авылында үтә. 1964 елда шушы авылның башлангыч мәктәбенә укырга керә, бишенче сыйныфны күрше Иске Казиле авылы мәктәбендә тәмамлый. 1970 елда Рәдиф Сәгъди Казанның 113нче татар мәктәбендә (хәзерге 4 татар гимназиясе) укуын дәвам итә. Бу чорда ул театр студиясенә йөри, баянда уйнарга өйрәнә, ныклап спорт белән шөгыльләнә. 1975 елда бокс буенча 1 разряд нормасын, кышкы күптөрлелек буенча спорт мастеры нормасын үти. 1974 елны Рәдиф Сәгъди Казан театр училищесына укырга керә. Бу елларда ул шаян шигырьләр, поэмалар иҗат итә. 1976-1978 елларда, укуыннан аерылып, армиядә хезмәт итә. 1978-1981 елларда, училищены тәмамлап, театр актеры дигән дипломны ала һәм Әлмәт драма театрына эшләргә китә. Ике елдан соң әдип, Казанга кайтып, төзелештә мастер-бригадир булып эшли. 1984 елда ул Тинчурин театрына актер булып әйләнеп кайта. 1986-1992 елларда Рәдиф Сәгъди Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында белем ала.

Университетта уку дәверендә Рәдиф Сәгъди ныклап әдәби әсәрләр иҗат итү белән шөгыльләнә башлый. Аның “Әллә язмыш, әллә ялгыш” (1988) моңсу драмасы, “Финленди дә рәхәт ди” (1989) комедиясе, “Мөҗбирнең күккә ашуы” (1990) хыялый драмасы язылып, төрле театр сәхнәләрендә дөнья күрә башлый. Мәсәлән, “Финленди дә рәхәт ди” комедиясе Чаллы драма театрының репертуарында лаеклы урынын алды. Әдипне драматург буларак таныткан әсәрләрнең берсе – “Сынган беләзек” (1994) мелодрамасы – Тинчурин театрында куелды. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган пьесада сәяси һәм иҗтимагый проблемалар туган җиренә әйләнеп кайта алмаган солдатның психологик кичерешләре яссылыгында тапшырыла. Рәдиф Сәгъдинең образларга, хис-кичерешләргә бай булган әлеге мелодрамасы Бөек Ватан сугышын яңа ноктадан яктырткан әсәрләрнең берсе булды. 1998 елда язылган һәм К.Тинчурин театрында сәхнәләштерелгән “Яз галәмәте” комедиясе авторга яңадан уңыш китерде. Тарихи темага багышланган “Ирләр яуга киткәндә” (2002) тарихи драмасы “Мәйдан” журналы битләрендә басылып чыкты.

Рәдиф Сәгъди балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат итүче драматург буларак та билгеле. Аның “Баһадирның бәхете” (1992) һәм “Баһадурның яңа дуслары” (1993) әкият-пьесалары К.Тинчурин театрында уңыш белән бардылар. Тамашачылар күңеленә хуш килгән “Гүзәл аппаксылу” (2001) һәм “Иске курчакларда Яңа ел” әкият-пьесалары Татар яшьләр театрында сәхнәләштерелде.

Рәдиф Сәгъди повесть һәм роман жанрларында да иҗат итә. Аның “Канга буялган алтыннар”(1990), “Гаилә сурәте” (1992), “Кыйммәтле хезмәт”(1993), “Алло, хәлләр ничек?”(1999) детектив повестьлары, “Адашканнар”(1996) фантастик повесте, “Көтмәгәндә, ниһаять” (1994) детектив романы, “Ике кояшлы дөнья” (2001-2002) фантастик романы “Идел” журналы битләрендә дөнья күрде. 2003 елда әдипнең “Канга буялган алтыннар” исемле роман һәм повестларь җыентыгы басылды.

Рәдиф Сәгъдинең күпсанлы әкиятләре, публицистик мәкаләләре басылды. Әдип “Киләм, дидең, килмәдең”, “Сау бул, Казан”, “Гүзәл Кама Тамагы”, “Лаешым”, “Кайттым, бәхетле ит әле” һ.б. җырлар авторы буларак та танылды.

2005 елда Рәдиф Сәгъдигә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. 2005 елда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы аңа “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” медален тапшырды.

2000 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home