Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мөхәммәт Әблиев – драматург, Надир Дәүләт – галим, Римма Ибраһимова – җырчы, Гәрәй Рәхим, Зиннур Мансуров, Сөббух Рәфыйков – шагыйрьләр Download as iCal file
Якшәмбе, 15 Июль 2018Караулар : 14025

Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев – күренекле татар драматургы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1900 елның 15 июлендә Татарстанның Кама Тамагы районы Даныш авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә уку белән бергә, бик яшьли, тамак туйдыру өчен, байларга хезмәт итә башлый. 1915 елда Казанга килеп төрле эшләрдә ялланып көн күрә. 1918 елда азык-төлек отрядына языла. Туку фабрикасында эшли. 1920-1921 елларда партия мәктәбендә укый һәм, аны тәмамлагач, эшчеләр арасында тәрбияче була.

1921 елда Мөхәммәт Әблиев үз теләге белән Кызыл Армия сафларына китә, 1922 елда Урта Азиядә басмачылар дип яманаты таралган хәрәкәтне юк итүдә катнаша. Шул чордан башлап аның тормышы армия хезмәте белән бәйле.

1923-1926 елларда Мөхәммәт Әблиев Казандагы берләштерелгән татар-башкорт мәктәбен, 1927-1928 елларда Мәскәүдә хәрби-сәяси курсларны тәмамлый. Шуннан соң Төркестан укчы полкына рота политругы итеп җибәрелә, соңга таба ул анда рота командиры булып хезмәт итә.

1932-1936 елларда Ленинградтагы хәрби-сәяси академиядә белем ала. Финнар белән сугыш башлангач, хәрби комиссар Мөхәммәт Әблиев көрәшнең алгы сызыгында була. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул укчы дивизиянең сәяси бүлек началнигы сыйфатында утка керә һәм авыр бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак була.

Мөхәммәт Әблиев 20нче елларда яза башлый. Башта ул проза жанрында үзен сыный – “Минем дустым сугышта” исемле хикәя, “Ком улы”, “Итекче кызы” повестьларын яза.

Соңга таба игътибарын драматургия төренә юнәлтә. 1923-1925 елларда ул “Ике туй” исемле пьеса яза. Мөхәммәт Әблиев татар әдәбияты тарихына иң беренче чиратта “Шәмсекамәр”(1929) драмасы белән керә. Пьеса өстендә эшләгәндә, яшь язучыга тәҗрибәле драматург Кәрим Тинчурин булышлык күрсәтә һәм бу иҗади дуслыкның нәтиҗәләре бик уңышлы булып чыга. Драмада Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылында барган вакыйгалар оста итеп, җанлы картиналарда тасвирлана.

“Шәмсекамәр” спектакле 1937-1938 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театрында зур уңыш казана, озак еллар буе репертуардан төшми уйнала. Пьеса күп кенә татар, башкорт һәм сугыштан соңгы елларда Үзбәк академия театры сәхнәсендә куела.

Мөхәммәт Әблиев 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Драматург 1941 елда вафат була.

 

Сөббух Һади улы Рәфыйков (1913 елның 15 июле – 1971 елның 21 ноябре) – татар шагыйре, язучы.

Ул 1913 елның 15 июлендә хәзерге Татарстанның Сарман районы Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1925-1930 елларда башта Яр Чаллыда һәм Алабугада тугызъеллык мәктәптә, аннары Казанда югары уку йортында хәзерләү курсларында укый. 1931 елдан башлап ул журналистлык эшендә: республика “Колхоз гәзите” редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931-1932), Сарман районында чыга торган “Комбайн” газетасында җаваплы редактор урынбасары (1932-1934), республика комсомол газетасы “Кызыл яшьләр” редакциясендә бүлек мөдире (1934-1937) һәм Татарстан дәүләт нәшриятында редактор (1937) вазыйфаларын башкара. 1934-1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының тел-әдәбият бүлегендә укый. 1937 -1957 елларда Сөббух Рәфыйков Татарстаннан читтә – төньяк өлкәләрдә һәм Красноярск краенда яши һәм эшли. 1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар “Социалистик Татарстан” газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе (1958-1961), аннары штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була.

Сөббух Рәфыйков 1930 елда яза башлый. 1931-1937 еллар арасында шигырь һәм хикәяләре тупланган өч җыентыгы (“Үсү җырлары”, “Соңгы талпыну”, “Үсмерчак”), сугыштан соң, 1957 елда, “Ак төннәр” исемле шигъри китабы дөнья күрә.

Сөббух Рәфыйков язучы буларак киң җәмәгатчелеккә “Беренче яз” (1958) романы белән таныла. 1920-1930 еллардагы татар авылында социаль күренешләрне шул заманга хас реаль күренешләр һәм образлар аша чагылдырган бу роман 60нчы еллар татар прозасының авыл темасына багышланган күренекле әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. “Авыл иртәсе”, “Тын елга буенда” исемле романнары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына.

Сөббух Рәфыйков 1971 елның 21 ноябрендә Татарстанның Яңа Зәй эшчеләр поселогында вафат булды.

 

Гәрәй Рәхим, чын исеме Григорий Василий улы Родионов – күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1941 елның 15 июлендщ Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында дөньяга килә. 1948-1959 елларда ул урта мәктәптә белем ала. Бу чорда әдип әдәбият белән кызыксына башлый. 1961 елда аның район газетасында “Язгы җыр” исемле беренче шигыре басылып чыга. 1962–1967 елларда Гәрәй Рәхим Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Кулына диплом алган яшь әдип 1967 елда “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1968–1972 елларда ул Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлегендә редактор; 1972–1977 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, 1978–1979 елларда “Казан утлары” журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире кебек вазифаларны башкара.

1979–1981 елларда әдип М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда белемен арттыра. 1980–1987 елларда Гәрәй Рәхим РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашиянеӊ әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы сәркатибе һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант була.

1987-1992 елларда Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, соңыннан “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә бүлек мөдире, 1992 елдан ул Татарстан Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясендә референт һәм баш референт булып эшли.

Гәрәй Рәхимнең иҗат лабораторисенә килгәндә, ул шигърият, проза, драматургия жанрларында язучы әдип буларак танылды. Аның “Моңнарым” (1978), “Тимер торна” (1993), “Замандашларыма ачык хат” (1999) һ.б. шигырь җыентыклары, “Көннәр язга авышкач” (1974), “Туган йортта” (1983), “Татлы сагышларым” (1991), “Иске самавыр торбасы” (2000) һ.б. повестьлар, хикәяләр җыентыклары нәшер ителде. Мәктәп сәхнәләре өчен язылган пьесалары һәм скетчлары “Шатлык елы” (1972) китабында дөнья күрде.

Авторның пьесалары Минзәлә, Туймазы һ.б. татар театрларында сәхнәләштерелде. Әдип өч серияле “Исә Болгар җилләре” исемле киносценарий авторы буларак та танылды. Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повесте буенча иҗат ителгән опера өчен либреттосы Гәрәй Рәхимгә зур уңыш китерде. “Каһәрләнгән мәхәббәт” операсы иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән бергә Г. Рәхимгә 1984 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырылды. 1985 елда ул “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Гәрәй Рәхим – 1968 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Зиннур Мөҗип улы Мансуров – татар шагыйре.

Ул 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы колхозда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан башлап ул “Социалистик Татарстан” газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли.

Зиннур Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газетасы “Яшь ленинчы” битләрендә һәм соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Иркен минем туган илем” (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 елда аның бер төркем шигырьләре “Беренче карлыгачлар” җыентыгында да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең “Кул бирәм” исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1983 елда исә Зиннур Мансуровның Мәскәүдә “Современник” нәшриятында русча тәрҗемәдә “Меңъяфрак” (“Тысячелистник”) һәм Казанда “Йөз суы” исемле яңа шигъри китаплары басылып чыкты.

Шигърияттән тыш, Зиннур Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында да уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.

 

Надир Дәүләт – күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Мәрмәрә университеты профессоры, тарихчы, TASAM премиясе лауреаты.

Ул 1949 елда Манчжуриядә дөньяга килә. 1982 елдан бирле фән өлкәсендә тарих буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Ул татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басылган егермедән артык гыйльми китаплар авторы.

 

Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова – татар җырчысы, Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы.

Ул 1950 елның 15 июлендә Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Әнисе оста гармунчы, әтисе моңлы тавышлы җырчы була. Римма балачактан ук җыр-моң дәрьясында булып, күңеленә татарлар моңын сеңдереп үсә. 1967 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәренә килә, эшкә урнаша, мәшһүр Сара Садыйкова М.Горький исемендәге мәдәният сарае каршында оештырган сәнгать түгәрәгенә йөри. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да Сара Садыйкова була. Остазының киңәше белән булачак җырчы Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Ул Римманы Мәскәүгә махсус курсларга җибәрә. Монда ике ел укып кайткач атаклы җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында укый. Аны 1983 елда тәмамлый һәм озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшли.

Римма Ибраһимованың халкыбыз иҗатын тирән белүе, халык көйләрен һәм композиторларыбызның әсәрләрен үзенчәлекле кабатланмас тавышы белән җан җылысын кушып башкаруы, югары сәхнә культурасы татарларның тирән ихтирамын казанды. Аны Татарстанда гына түгел, БДБ илләрендә, Польша, Финляндия, Франция кебек ерак чит илләрдә дә үз итеп, яратып, алкышлап каршы алалар.

Римма Ибраһимова даими эзләнүчән, иҗади эшләүче сәнгатькәр. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде.

1998 елдан лаеклы ялда булса да ул сәхнәдән аерылмый. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укытучы буларак яшь талантларны үстерүгә үз өлешен кертә. Туган ягы, андагы үзешчән сәнгать коллективлары белән дә якын элемтәдә яши.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1982 елда Татарстанның атказанган артисткасы, 1985 елда исә Татарстанның халык артисткасы исеме бирелде.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home