Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Фәйрүзә Мөслимова –шагыйрә, Гөлнара Самитова-Галкина – олимпия чемпионы Download as iCal file
Дүшәмбе, 09 Июль 2018Караулар : 13360

Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова - татар шагыйрәсе.

Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул "Әллүки" әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, яшь журналист "Яшь Ленинчы" (хәзерге "Сабантуй газетасы") газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта,«Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.

Хәзерге вакытта «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе.

Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы.

 

Гөлнара Самитова-Галкина — олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Русиянең атказанган спорт остасы.

Гөлнара Самитова 1978 елда, 9 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Беренче тренеры — Аржевитин Виктор Николаевич. Озак вакыт Миннулла Чинкин да аның тренеры булып торды. Хәзер Суворов Геннадий Михайлович белән шәгыльләнә.

2003 елда Италиядә узган Аурупа кубогында 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча беренче була. Әлеге елда ул Дөнья чемипионатында 5000 м дистанциягә йөгерү буенча ярышларда 7 урын ала.

2004 елда узган Аурупа кубогында (Быгдоша, Польша) 3000 м йөгерү ярышларында җиңә, ә кышкы Дөнья чемпионатында (Будапешт, Венгрия) 1500 м йөгерү ярышлары нәтиҗәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.

2008 елда Кытайда узган XXVIII Олимпия уеннарында стипльчез (каршылыклар белән 3000 м йөгерү) ярышларында Гөлнара Самитова-Галкина беренче килә. Шуны да әйтергә кирәк, бу дисциплина буенча Олимпия уеннарында ярышлар беренче тапкыр уздырыла һәм, шулай итеп, Гөлнара — тарихта беренче тапкыр 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча олимпия чемпионы. Шул ук Олимпиадада ул 5000 м йөгерүдә дә катнаша, ләкин 4 урын ала.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home