Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Җәвад Тәрҗеманов – язучы Download as iCal file
Якшәмбе, 08 Июль 2018Караулар : 14372

Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов – татар язучысы, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе

Ул 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туган. 1938 елда Яңа Бистәдәге 13 татар урта мәктәбен тәмамлагач, С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтының механика факультетына укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында, институтта уку белән бергә, производствода станоклар көйләүче мастер булып эшли. 1944 елда диплом яклап, институтның металлар технологиясе кафедрасында аспирантурага калдырыла һәм бер үк вакытта заводта инженер-технолог хезмәтен алып бара. 1950 елны ул техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый һәм аннан соң үзе укыган Казан химия-технология институтының металлар технологиясе кафедрасында чирек гасырдан артыграк доцент булып эшли, институтта чыгарылган “Гыйльми язмалар” басмасының озак кына еллар җаваплы сәркатибе һәм редакторы вазифаларын башкара. Аның үз белгечлеге буенча дистәләгән гыйльми хезмәтләре бар. Фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җәвад Тәрҗеманов 1981 елда Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.

Җәвад Тәрҗеманов – матур әдәбиятка мәктәп партасыннан килгән язучыларның берсе. Аның поэзия өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе – “Безнең җавап” исемле шигыре җиденче сыйныфта укыган чагында язылып, 1935 елда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре, мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый. 1938 елда исә 10 сыйныфта укучы яшь каләмнең “Галстук” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Прозада язучы кыска хикәяләре һәм бигрәк тә әкиятләре белән таныла. Аның “Ябалак һәм Тавык” (1940), “Шуктуган”(1962), “Шаян һәм Наян” (1965), “Көмешкойрык” (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга.

60нчы еллардан башлап ҖәвадТәрҗеманов яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә яза. Күп еллар буе фән өлкәсендә эшләү, Казан университетының үткәндәге тарихыннан бай фактик материаллар туплау әдипне прозада зур әдәби-документаль әсәр язуга этәрә, һәм 1965 елда аның бөек математик Н.И.Лобачевскийның тормышы һәм фәндәге беренче адымнары турында “Лобачевскийның яшьлеге” (“Юность Лобачевского”) һәм “Көмеш дага” исемле документаль романнары басылып чыга.

Җәвад Тәрҗеманов публицистика, очерк, әдәби тәнкыйть һәм балалар драматургиясе өлкәсендә дә эшли. Аның балалар өчен төрле жанрда язган әсәрләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан “Ачкыч һәм баскыч” исемле күләмле җыентыгында урын алган.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home