Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Эмиль Җәләлетдинов – җырчы Download as iCal file
Дүшәмбе, 02 Июль 2018Караулар : 13523

Эмиль Җәләлетдинов – татар җыр сәнгатенең гүзәл йолдызларыннан берсе.

Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкент консерваториясендә укый башлый. Ләкин аны туган тел, татар мәдәнияты Казанга тарта, һәм ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. Биредә Эмиль татар музыка дөньясына чума, студент елларында ук татар халык җырларын, Җәүдәт Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ә. Бакиров әсәрләрен башкара.

1962 елда Э. Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә була. Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, А.Монасыйповның "Тукай аһәңнәре" исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home