Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әхмәтгәрәй Хәсәни – нәшир, Зөләйха Хәкимҗанова – актриса Download as iCal file
Шимбә, 30 Июнь 2018Караулар : 13043

Әхмәтгәрәй Сибагатулла улы Хәсәни – татар нәшире, тәрҗемәче, меценат.

Ул 1883 елның 30 июнендә хәзерге Арча районының Иске Ашыт авылыннан чыккан Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган, Казанның атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем алган.

Аның тарафыннан 1907-1921 елларда эшләнгән "Гасыр" исемле китап нәшрияты оештырылган һәм анда татарның эчтәлек ягыннан иң яхшы китаплары дөнья күргән.

Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәни 1912-1918 елларда XX гасыр татар матбугатының иң яхшы, матур иллюстрацияле "Аң" журналын чыгарганнар. Биредә Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар үз әсәрләрен бастырганнар. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең шулай ук пьесалар язуы, урысчадан Антон Чехов әсәрләрен тәрҗемә итүе мәгълүм. Хәсәниләр гаиләсе Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан белән шәхси дуслар булганнар.

Олы күңелле татар зыялысы Әхмәтгәрәй Хәсәни дә, гаиләсе белән берлектә, тоталитар режим эзәрлекләвенә дучар булган. Ул 1934 елда вафат була.

 

Зөләйха Хәкимҗанова – күренекле татар актриса, Татарстанның атказанган артисткасы.

Ул 1950 елның 30 июнендә Әстерхан шәһәрендә туа. 8 сыйныфны тәмамлагач, ул Нариман халык театрына юл тота. “Ай тотылган төндә” трагедиясендә Зөбәрҗәт ролен уйнап, тамашачы күңелен яулап ала. Ә 1974 елда инде ул Республика күчмә театрында эшли башлый. Беренче мөстәкыйль роле К.Гольдонинның “Ике хуҗаның хезмәтчесе” комедиясендә хезмәтче малай Джакомо була. Тора-бара осталык арта, һәм ул, бигрәк тә, хикмәтле, характерлы рольләрдә уңыш казана башлый. Алар үзләренең җанлы, халыкчан булулары белән күңелләргә бик хуш киләләр. Аның уены эмоциональ, колоритлы. Алар арасында “Ак тәүбә, кара тәүбә”дә Алинә, “Ефәк баулы былбыл кош”та Шифан, “Хушлашырга иртәрәк бит әле”дә Фаягөл, “Сөяркә”дә Хатимә, “Тол хатыннар көймәсе”ндә Аида, “Гайфи бабай, өйлән давай!”да картның кызы Наилә, “Хуҗа Насретдин”да Сәхилә карчык һәм башка бик күп образлар бар. Артистка сәхнәдә үзенең уены аша халкыбызның көр рухын, характер үзенчәлеген чагылдыра.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home