Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Габдрахман Кәрәм – театр сәнгате белгече, Кыям Миңлебаев – журналист, Мансур Хәсәнов – әдәбият галиме, Венера Гәрәева – дирижер Download as iCal file
Дүшәмбе, 25 Июнь 2018Караулар : 6998

Габдрахман Кәрәм (Габдрахман Хәбибулла улы Рәхмәтуллин) – театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче.

Ул 1878 елның 25 июнендә Казан шәһәрендә туа. Яшьли әти-әнисе үлеп, Мифтах Иманкулов дигән бер кеше гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, Казанда мәдрәсә бетерә, аннары Төркиягә китеп, Истамбул университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә югары белем ала. 1905 ел инкыйлабы алдыннан ул Казанга кайта һәм шуннан соң үзенең бөтен гомерен һәм иҗади сәләтен татар театр сәнгатен үстерүгә багышлый.

Татар театр труппалары оешып килгән бер заманда, 1906 елның башында ук, “Йолдыз” газетасында ул Фатих Халидинең “Морат Сәлимов” һәм “Мәхрүсә ханым” исемле пьесалары турында беренче рецензиясен бастыра.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, Г.Кәрәм матбугат битләрендә татар театры тормышындагы һәр яңалыкка, һәр спектакльгә үзенең принципиаль карашын, мөнәсәбәтен белдереп бара, рецензияләрдә, театр труппаларының, бигрәк тә "Сәйяр" труппасының еллык эшчәнлегенә багышланган күзәтү мәкаләләрендә ("Аң" журналы, 1914-1916), драма әсәрләренә һәм спектакльләргә конкрет анализ ясау, артистлар уенындагы уңай һәм кимчелекле якларга конкрет тукталу белән бергә, сәхнә әдәбиятының хасиятләре, жанрлары, иҗтимагый роле кебек теоретик мәсьәләләр турында да сүз кузгата һәм бу мөһим мәсьәләләрне заманына күрә гыйльми югарылыкта чишәргә омтыла.

Г.Кәрәм инкыйлабка кадәр “Сәйяр” труппасы өчен Шекспирның “Отелло” трагедиясен, “Король Лир” трагедиясен, М.Горькийның “Мещане” драмасын тәрҗемә итә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, егерменче еллар дәвамында, Г.Кәрәм “Эш”, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”, “Кызыл Шәрекъ яшьләре” газеталарына актив языша, аерым спектакльләр турындагы күп санлы рецензияләреләреннән тыш, татар театры тарихына, Г.Камал драматургиясенә, Г.Кариев, М.Мутин кебек сәхнә осталары иҗатына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләрен бастыра, рус театр теоретигы В.Керженцевның “Творческий театр” исемле китабын татарчага тәрҗемә итә (“Иҗади театр”, Казан, 1921).

Г.Кәрәм 1947 елда Казанда вафат була.

 

Кыям Миңлебаев, тулы исеме Кыяметдин Сәләхетдин улы Миңлебаев – татар журналисты, тәрҗемәче.

Ул 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Башлангыч белемне шунда, 1938 елда гаиләләре белән Казанга күчеп килгәч, укуын Дәрвишләр бистәсендәге җидееллык һәм Кабан күле буендагы 12нче татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. 1953 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ике ел Татарстанның Сарман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1955 елның көзендә ул янәдән Казанга кайта һәм Татарстан китап нәшриятында эшли башлый: әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор (1955-1958), редакция мөдире (1958-1966), ә 1967 елдан бирле матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы хезмәтендә.

К. Миңлебаев — иҗади сәләтен тәрҗемә жанрына багышлаган тәҗрибәле профессионал тәрҗемәчеләрнең берсе. Аның тәүге тәрҗемә эше (П.Цвирканың “Сандугач” исемле җыентыгы) 1954 елда басылып чыга. Шуннан бирле узган өч дистә ел эчендә К.Миңлебаев тәрҗемәсендә рус классикасы, чит ил әдәбияты һәм совет авторларының егермеләп китабы дөнья күрә: Лев Толстой, “Балачак”, “Үсмерчак”, “Егетчак” (1955-1957); “Ярты колак” (төркмән халык әкиятләре, 1958); Н.В.Шишков, “Хәсрәт дәрьясы” (1963), Т.Семушкин, “Айвам маҗаралары” (1964) һ.б.

К. Миңлебаев, иҗади тәрҗемә тарафдары буларак, оригиналның идея-эчтәлек һәм стиль үзенчәлекләренә зыян китермичә, аны саф татарча яңгырашлы, эмоциональ тәэсирле һәм сурәт-күренешләрне, психологик төеннәрне, герой-персонажларның сөйләү үзенчәлекләрен татар телендәге чаралар ярдәмендә тәңгәл һәм табигый аһәңле итүгә зур игътибар бирә.

К. Миңлебаев тәрҗемә теориясенә һәм практикасына кагылышлы мәкаләләр, рецензияләр, сынлы сәнгатькә багышланган язмалар авторы буларак та билгеле. 1982 елда ул Бакый Урманченың скульптура, нәкыш һәм графика өлкәсендәге эшчәнлеген яктырткан төсле альбом төзеп чыгарды һәм бу альбомга кереш сүз язды.

Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1980 елда РСФСРның атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Кыям Миңлебаев 2005 елның 3 сентябрендә вафат булды.

 

Мансур Хәсән улы Хәсәнов – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

1930 елның 25 июнендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне һәм 1948 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлый. 1950–1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1961-1971 елларда ул КПССның Татарстан өлкә комитетында мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире. 1971-1992 елларда Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары. 1992-2010 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры.

2010 елның 13 мартында 80 яшендә Казанда вафат була.

 

Венера Хәсән кызы Гәрәева – татар дирижеры, Татарстанның халык артисткасы.

Уд 1943 елның 25 июнендә туа. Алабуга культура-агарту училищесында укый. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Җәүдәт Айдаров, аны шунда табып, 1961 елда ансамбльгә алып кайта да. Шул арада нибары өч елга аерылып тора кыз ансамбльдән. Анда да туган ягы — Сабага кайтып музыка мәктәбендә эшләп алу өчен генә.

1972 елда инде ул Сабадан Казанга мәшһүр Җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып кайта — композитор А. Ключаревның өндәвенә каршы тора алмый. Шуннан бирле дөньякүләм данлы ансамбленең уңышлары Венера Гәрәева исеме белән нык үрелгән. "Ансамбль – мәхәббәтем", – ди ул. Шул мәхәббәтне озын гомерле итү өчен ул, Казан музыка училищесында фольклор бүлегендә укытып, яшь кыз-егетләргә татар халык җырларын өйрәтә, ансамбль өчен кадрлар әзерли. Укыту өчен үзенең белеме җитәрлек – музыка училищесында алган белеме Казан дәүләт консерваториясенең дирижерлык факультетында алган белеме белән дә ныгытылган.

Артка

Календарь

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home