Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Шамил Шаһгали – драматург, Луара Шакирҗанова – артистка Download as iCal file
Шимбә, 09 Июнь 2018Караулар : 13477

Шамил Шаһгали, чын исеме Шамил Шаһгали улы Миңлегалиев – татар драматургы.

Шамил Шаһгали 1920 елның 9 июнендә хәзерге Башкортстан Республиканың Чакмагыш районы Калмашбаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Чиләбе өлкәсендәге Аргаяш урта мәктәбен һәм Эстәрлетамак шәһәрендә бер еллык радистлар курсын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт үз белгечлеге буенча эшли. 1941 елның маенда Свердловск хәрби училищесына укырга китә. 1942 елның февралендә ул – хәрәкәттәге армиядә: гвардияче рота командиры сыйфатында сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1946 елдан армиядән кайткач, Ш. Шаһгали бераз вакыт Уфада Башкортстан халык иҗаты йорты директоры булып эшли. 1949-1952 елларда К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтының тел һәм әдәбият бүлегендә укый. Шуннан соң ул озак еллар буе Башкортстанда һәм Татарстанның Чирмешән район үзәге урта мәктәбендә тел һәм әдәбият фәннәре укыта. 1962-1964 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны һәм 1966 елда Мосфильм киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын тәмамлый.

Ш. Шаһгали үзенең “Бала бәхете – ана бәхете” исемле беренче пьесасын 1955 елда яза, ә илленче еллардагы колхоз авылы тормышын сурәтләгән “Таң атканда” (1956) исемле икенче пьесасы белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк баса. Авторның башка әсәрләре дә (“Без аерылышмабыз”, “Буран” драмалары, “Яшьлек мәхәббәт”, “Дуслык һәм мәхәббәт”, “Тайга йолдызы”, “Курай моңы" пьесалары) тамашачылар һәм театр тәнкыйте җылы каршылый. Гомумән, 1955-1983 еллар арасында драматург өч дистәгә якын сәхнә әсәре иҗат итә һәм аларның күбесе татар, башкорт, рус, чуаш театрлары тарафыннан сәхнәгә куела.

 

Луара (чын исем Зөһрә) Шакирҗанова 1950 елда Әтнә районының Күлле-Киме авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән биергә, шигырь сөйләргә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйный. Башта Казан театр училищесын, аннан Ленинград театр, музыка, кинематография институтын тәмамлый. Иҗат юлын Луара нәфис сүз остасы буларак Г.Тукай исемендәге филармония эстрадасында башлый. Кыска гына вакыт К.Тинчурин театрында төп рольләр уйнап, тамашачы күңелен яулый. Һәм 20 ел инде Г.Камал театры музеенда эшләгәндә дә аның сәхнәдән аерылганы юк. Сәнгать осталарына, әдипләргә багышланган дистәләрчә иҗат кичәләренең сценаристы һәм алыштыргысыз алып баручысы ул. Радио, телевидение буенча театр тарихын, сәхнә осталарының иҗатын пропагандалаганда да Луараның ягымлы тавышы яңгырый.

Белемле, зәвыклы, ана телебездә камил, сәнгатьчә сөйләүче артистка Финляндия, Швеция, Польша, АКШ татарлары янында булып, спектакльләр куеп, аларның милли рухын үстерүгә дә үз өлешен кертте.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home