Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Кәримә Нуруллина – артистка, Миргазыян Юнысов – язучы Download as iCal file
Җомга, 25 Май 2018Караулар : 5704

Кәримә Нуруллина – татар артисткасы.

Кәримә Нуруллина элеккеге Шөгер районының (хәзер Лениногорск районы) Урмышлы авылында туып үсә. Сугыш вакытында биш ел тимер юлда авыр эшләрдә эшли. Аннан соң ире Гата Нуруллин янына – Татар Дәүләт Республика күчмә театрына эшкә урнаша һәм 1951 елдан 1980 елга кадәр лаеклы ялга киткәнче шунда артист булып эшли.

Кәримә ханым сәхнәдә үзен бик табигый яши торган, сәләтле артистка итеп таныта. Аңа төрледән-төрле характердагы ханымнар ролендә чыгыш ясарга туры килә. Алар арасында “Яшел эшләпә”дә Камилә, “Хәзрәт үгетләргә килә”дә Гайшә, “Әй, әшнәләр, әшнәләр”дә Диләфрүз, “Тугыз гашыйк”та Гөлбикә, “Өти балак”та Мәүлидә, “Нигез ташларын”нда Фәрдия, “Кыр казлары артыннан”да Зөлхия, “Сандугачлар килгән безгә”дә Җамал һәм башка бик күп образлар бар. Җамал образы бигрәк тә күңелләргә кереп калды. Аның гомер иткән авыру ире янына хастаханәгә хәл белергә килеп, ире янында иңгә-иң куеп утырудан ләззәт хисен татуы, нәкъ менә тормыштагыча, хәләл җефете Гата абыйның үзе белән утыргандай, күз алдыннан бер дә китми.

 

Миргазыян Закир улы Юнысов – күренекле прозаик һәм публиист.

Миргазыян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиация училищесын тәмамлагач эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, Мәскәү университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Кара диңгез пароходчылыгында эшли башлый, чит илләргә йөри торган сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе вазифаларын башкара. 1968-1977 елларда диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, “Наука и религия” журналында бүлек мөдире булып эшли. 1977 елда яңадан диңгезгә әйләнеп кайта, сәүдә корабында йөзә. 1987 елда ул пенсиягә чыга.

М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул 60нчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган хикәя, очерклары һәм романтик рухлы “Занзибар зәңгәр болытлар арасында” исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. М.Юныс татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына нигез сала. Авторның шуннан соң язылган – “Дөнья гизү” трилогиясе, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” һ.б. әсәрләре укучылар тарафыннан җылы каршылана.

М. Юныс, язучы-художник буларак, темаларның колачы, чынбарлыкны заманның олы проблемалары, тарихи тенденцияләре җирлегенә куеп яктыртырга омтылуы, вакыйга-хәлләрне, кеше характерларын ачуда, тормыш конфликтларын чишүдә психологик, әхлакый-фәлсәфи анализга киң урын бирүе белән бүгенге татар прозасында үзенчәлекле урын алып тора. Язучы шулай ук агачны сырлап сыннар ясау белән дә шөгыльләнә. Аның “Казан” милли-мәдәният үзәгендә оештырылган агач сыннар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home