Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Вахит Имамов - язучы, Вил Усманов - композитор Download as iCal file
Якшәмбе, 18 Март 2018Караулар : 13534

Вахит Шәех улы Имамов (1954 елның 18 марты, Иске Байсар, Актаныш районы, Татарстан) — татар язучысы, тарихчы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1975—1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.

1982 елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.

 

Вил Усманов — данлыклы татар композиторы.

Вил 1968 елның 18 мартында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Нургали абый – данлыклы балта остасы, шуның өстенә батыр көрәшче дә әле. Әтисе Вилне зур хыяллар белән тәрбияли: ул аның нәкъ үзе кебек көрәшче булуын тели. Әнисе Рәсимә апа хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучыларыннын берсе. Үзе дә мәҗлес-бәйрәмнәрдә җырларга яраткангамы, улын киләчәктә җырчы итеп күрергә тели. Ә хәйләкәр малай Вил икесенең дә теләген үти.

Бала чактан ук бик шук һәм шаян була ул. Җитешмәгән җире, уйнамаган уены, эшләмәгән эше калмый. Һәрвакытта да үзеннән ике-өч яшькә олы малайлар белән уйный. Җәен велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга ярата. Әтисе һәр җәй саен улына бер велосипед алып бирергә мәҗбүр була. Авылдашларының бу чаклы да әрсез, тиктормас егеткә башта исләре китсә дә, соңыннан күнегәләр.

Сабан туендагы көрәш мәйданына аны, беренче классны тәмамлагач, тәүге тапкыр әтисе алып чыга.

Хансөярдә 8 классны тәмамлап, Вил Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Әтисенең көрәшеп алган гармунына үзлегеннән уйнарга өйрәнгән Вил бирегә килгәч гитарада уйнау серләренә төшенә, шул ук вакытта авыр атлетика һәм татарча көрәш белән дә шөгыльләнә. Укулардан бушаган арада бер төркем курсташ егетләр-кызлар белән күрше-тирә авылларда концертлар куеп йөри.

17 яше тулгач студент егет Баулы районы сабан туенда көчен сынап карарга тели. Беләге юан берне генә егамы, көндәшләрен, авыл агайлары әйтмешли, "чиста"га бәреп, батыр кала һәм иңенә зур тәкә салып кайтып китә.

Техникумны тәмамлап Яңа Чуты мәктәбенә физкультура укытучысы булып килгәч, Вил – энергиясе ташып торган яшь укытучы – тулысынча мәктәп эшенә бирелә: укучы егетләр өчен татарча көрәш түгәрәге оештырып җибәрә, җыр дәресләре алып бара, район буенча уздырылган үзешчәннәр ярышларында катнаша. Авыл һавасы илһам бирәме, әллә күңелеңдәге моң чишмәсе агар юлын табамы, 1987 елда егет дәртле җырлар иҗат итә башлый.

Талантлы, энергиясе ташып торган егетнең авылда каласы киләме?.. Хыяллары аны калага дәшә. Ул Баулы шәһәренә килә һәм спорт комплексына тренер булып эшкә урнаша. "Шәкертләрем бүгенге көндә дә районда гел призлы урыннарга лаек була", – дип горурлана ул. Җитез егет бер үк вакытта Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында баянчы булып эшләргә дә өлгерә. Җиде кешелек төркем авылларда, районнарда, шәһәрләрдә концертлар куя.

Вил Усмановка Казан шәһәрендә үзешчән композиторлар фестивалендә катнашырга насыйп була. Шунда ул Риф Гатауллин белән таныша. Күренекле композитор аны Казанга укырга келергә чакыра. Вил, тәвәкәлләп, 1991 елны Казан музыка училищесына укырга керә.

1995 елдан бирле ул – Казан милли мәдәни үзәгендә профессиональ җырчы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home