Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Зәйни Шаһиморатов - драматург, Рафис Гыйззәтуллин - язучы, Download as iCal file
Чәршәмбе, 07 Март 2018Караулар : 9365

Зәйни Әхмәт улы Шаһиморатов — татар драматургы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Шаһиморат Зәйни 1913 елның 7 мартында хәзерге Оренбург өлкәсенең Тоцк районы Кондызлытамак авылында мулла гаиләсендә туа. 1933 елда Ташкәнттә икееллык педагогика институтын һәм 1936 елда Казан театр техникумын тәмамлагач, Республика халык иҗаты йортында үзешчән сәнгать түгәрәкләрен оештыручы методист-режиссер булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул сугышка китә һәм пулеметчылар взводы командиры ярдәмчесе, батальон парторгы сыйфатында Мәскәүне, Сталинградны саклау сугышларында катнаша, бөтен Аурупаны үтеп, Германия җирләренә кадәр барып җитә. Сугыштагы батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Шаһиморат Зәйни җиде елга якын Халык иҗаты йорты директоры булып эшли, 1953 елдан фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Беренче әсәрләре – “Шүрәле” драмбалладасы (1938), “Мәч-Мәчин” (1939), “Айтуган” (1941), “Кечкенә партизаннар” (1947), “Таң-Чулпан улы” (1956), “Бәхет кошы” (1956) – Курчак театры өчен язылган пьесалар була һәм алар Курчак театры сәхнәләрендә күп еллар уңыш белән баралар.

Илленче еллардан башлап драматург үзешчән театрлар, халык театрлары, профессиональ театрлар өчен дә пьесалар иҗат итә башлый. Шул чор әдәбиятының актуаль темаларына багышланган, әһәмиятле проблемалар куйган әсәрләре 1950-1960 елларда авторның нәтиҗәле эшчәнлеген дәлиллиләр. Аеруча популяр әсәрләре: “Хәзрәт үгетләргә килә” (1955), “Тугыз гашыйк” (1957), “Хәят” (1958), “Таң җыры”(1960), “Дәһшәтле минутлар” (1961), “Йөрәк давыллары” (1962), “Уеннан уймак” (1963) драмалары, җитмешенче елларда язылган “Гөмбәз асты серләре”, “Әй әшнәләр, әшнәләр!” комедияләре жанрлары ягыннан да төрле һәм кызыклы булып, театрларда куелып торалар.

Бу әсәрләрнең күбесе үз вакытында Минзәлә драма театрында, хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела. Шул ук вакытта Шаһиморат Зәйни рус һәм дөнья драматургиясенең күп кенә танылган әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, театрлар репертуарын баетуга, төрлеләндерүгә дистәдән артык тәрҗемә хезмәте белән дә өлеш кертә.

Ул 1963 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Шаһиморат Зәйни 1980 елда вафат булды.

 

Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин — татар язучысы, журналист.

Ул 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый.

Рафисның тормыш юлы, нигездә, Казан каласы белән бәйле. Армия хезмәтенең барлык авырлыкларын Свердловск, Ижау, Тоцк якларында узганнан соң, ул «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире, «Татар-информ» агентлыгында баш мөхәррир вазифаларын башкара.

Әле мәктәптә укыган елларында ук иҗат итә башлаган язучы буларак, ул «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Казан утлары», Мәскәүдә чыгучы «Пионер» журналында, «Российская газета»да үзенең хикәя, шигырьләрен, публицистик язмаларын бастырып чыгара.

Рафис Гыйззәтуллинның хикәяләре кеше күңеленең эчке дөньясын ачып бирүгә нигезләнгән. Ул иҗат иткән хикәяләр аның «Очучы буласым килә», «Урман юлы», «Көтелмәгән сорау», «Кырау», «Багалмада кунакта», «Төнге яңгыр» исемле китапларына тупланган.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home