Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мансур Мозаффаров - композитор, Әнәс Камалетдинов - драматург, Рөстәм Файзуллин - шагыйрь Download as iCal file
Дүшәмбе, 05 Март 2018Караулар : 9972

Мансур Әхмәт улы Мозаффаров — композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе.

Мансур Мозаффаров 1902 елның 6 мартында Казанда Хуҗиәхмәт мулла гаиләсендә туа. Күп тә үтми әтисе вафат була. Мансур әнисе, танылган шагыйрә, кызлар мәктәбендә укытучы Маһруй Мозафария тәрбиясендә үсә.

1945 елдан Казан Консерваториясендә укыткан.

Татарстанның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950).

Төп иҗат җимеше - Галиябану (1940).

Мансур Мозаффаров 1966 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була.

 

Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов — мәшһүр татар драматургы һәм театр эшлеклесе, Галиәсгар Камал улы.

Әнәс Камал 1908 елның 5 мартында (иске стиль буенча 20 февральдә) Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал гаиләсендә туа.

1921-1926 елларда яшүсмер егетнең халык авыз иҗаты әсәрләренә ияреп язган беренче пьесалары ("Хуҗа Насретдин әфәнде", "Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә", "Җизнәкәй" һ.б.) Казанның бистә клублары сәхнәләрендә уйналып йөри, ә 1927 елда иҗат иткән "Биш меңле Гайнетдин" исемле ике пәрдәле комедиясе 1928 елда аерым китап булып басылып чыга. Шул ук елны Казан сәнгать техникумына укырга керә.

1935 елдан 1955 елга кадәр "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә - әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында - редактор һәм Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант вазифаларын башкара.

Әнәс Камал 1978 елда вафат булды.

Әнәс Камалның "Туй" (1939), "Буран" (1943), "Сәлам хат" (1947), "Юллар" (1950), "Март бураннары" (1955) кебек күп пәрдәле һәм берәр пәрдәле дистәләгән драма һәм комедияләре бар.

Ул шулай ук Татар дәүләт курчак театры өчен Г.Тукайның мәшһүр поэмасы нигезендә "Кисекбаш" (1951) исемле комедия яза. Атаклы рус балалар язучысы А.Гайдарның "Школа" ("Мәктәп") дигән повестен һәм башка язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

 

Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин, әдәби тәхәллүсе Акъегет (1951 елның 5 мартында туган) — татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе (2007), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).

Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзеp шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына (1935-1959 елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре Казанга күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, 1969 елда ул Казан дәүләт университетының филология факультетына — рус-татар бүлегенә укырга керә. 1974 елда укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул — Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.

Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда...» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Каруссли осени» (2006) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле. Шагыйрь төсмерләр белән эш иторго ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.

Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан. Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы «Тел күрке — сүз» һом телевидениедәге «Туган тел дәресләре» тапшыруларының мөхәррире булып тора. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чы-гыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып бара. Ул төзегән һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Тукай...» исемле җыентык шундый басмаларның берседер. 2007 елда Акъегет тырышлыгы белән шундый ук характердагы хезмәт Галимҗан Ибраһимов турында да нәшер ителә. Соңгысы ике томнан тора. Беренче томның эчтәлеген истәлекләр, документлар, соңгы елларда галимнәр тарафыннан әдип I урында объектив күзлектән чыгып язылган мәкаләләр тәшкил итсә, икенче томда укучыларга киң билгеле «Алмачуар», «Кызыл чәчәкләр», «Казакъ кызы» әсәрләре белән беррәттән моңарчы (совет чорында) тугыз томлык осәрләре җыелмасыннан да төшереп калдырылган «Адәмнәр» исемле атаклы повесте да урын алган.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home