Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ибраһим Гази - язучы, Афзал Шамов - язучы Download as iCal file
Якшәмбе, 04 Март 2018Караулар : 9781

Ибраһим Гази, чын исеме Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев (1907 елның 4 феврале — 1971 елның 21 феврале) — татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук төрле михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 1919-1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала, шунда комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшчәнлеген башлый. 1924 елда яшь егетне Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Ибраһим Гази башта комсомолның Кукмара волость комитеты секретаре, аннары Мамадыш кантон комитеты секретаре, 1929-1931 елларда исә комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта ул Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара. 1927 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. Шушы ук елларда Ибраһим Газиның актив иҗат эшчәнлеге дә башлана. Аның беренче әдәби әсәрләре — лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» һ.б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга. Шуннан соң иҗат ителгән «Кич алтыда» (1929), «Байраговның көнлек дәфтәреннән» (1930), «Көмеш сулы Нурминкә» (1930), «Бригадир кыз» (1931) кебек хикәя һәм кечкенә повестьларында автор шул чор эшче яшьләренең производстводагы хезмәт энтузиазмын, аларның искелеккә, әхлакый тотнаксызлыкка каршы көрәш картиналарын сурәтләргә омтыла. Сәнгатьлелек җәһәтеннән кимчелекләре булуга карамастан, шул чорның әдәби тәнкыйте бу әсәрләрне яшь авторның яңа кеше образларын иҗат итү юлындагы уңышлы адымы итеп бәяли.

1931-1942 еллар арасында Ибраһим Гази әүвәл Татарстан Язучылар оешмасында, аннары Мәскәүдә марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү буенча махсус курсларда укып кайтканнан соң (1938), озак еллар нәшриятта мөхәррир һәм тәрҗемәче булып эшли, кырыгынчы еллар башында берникадәр вакыт (1941, июль — 1942, август) “Совет әдәбияты” журналының җаваплы редакторы вазифаларын да башкара. Бу елларда ул рус һәм дөнья әдәбиятының аерым үрнәкләрен татар укучысына җиткерү буенча да нәтиҗәле эшли. Антон Чехов, Максим Горький, Михаил Салтыков-Щедрин, Мопассап, Золя кебек классик язучылардан эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән Ибраһим Гази үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта. 1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр Ибраһим Гази хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, шундагы кырыс шартларда күпсанлы очеркларын, бер төркем кыска хикәяләрен («Малай белән эт», «Әхмәт бабай», «Авылдаш» һ.б.) һәм «Алар өчәү иде» (1944) исемле повестен яза. Бу әсәрләрдә совет кешеләренең фронттагы батырлыгы, туган ил азатлыгы өчен явыз дошманга каршы көрәш картиналары сурәтләнә. Әдипнең сугыштан соң 1946 елда язылган «Без әле очрашырбыз» исемле повестенда да совет солдатының сугыштагы тарихи батырлыгы, аның бөек гуманизм һәм югары мораль-этик сыйфатлары үзәк тема итеп алына.

Ибраһим Гази әдәби иҗатының иң югары ноктасы сугыштан соңгы чорга - узган гасырның илленче һәм алтмышынчы елларына туры килә. Сугыштан соңгы чорның кырыс шартларында кешеләрнең тыныч хезмәттәге фидакарьлеген яктырткан «Алмагачлар чәчәк ата» повесте (1950), «Тургай картаямы икән?» һәм башка кече күләмле әсәрләрдән соң әдип киң колачлы эпик жанр — роман жанрында актив эшли башлый. 1956 елда ул Татарстан нефтьчеләренең хезмәтен, нефть җирендә яңа профессия кешеләре катлавы тууын сурәтләгән «Гади кешеләр» дигән романын тәмамлый. Катлаулы сюжетка корылган бу роман җанлы тормыш күренешләре, истә калырдай кеше образлары һәм, иң мөһиме, тел-сурәтләү чараларының халыкчан нәфислеге белән җәлеп итә. Роман үз заманының әдәби тәнкыйтендә нефть темасын яктырткан беренче күләмле проза әсәре буларак билгеләп үтелә.

Ибраһим Газиның эпик жанрдагы иң зур әсәре — «Онытылмас еллар» трилогиясе. Бу әсәрне әдип гомере буе эшли. Аның башлангычы «Балконлы йортта» исеме белән әле сугышка кадәр үк (1934) басылып чыга. 1940 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Авыл җыены», «Патшаны төшергәч», «Озын Миңнулла» исемнәре астында аның тагын аерым бүлекләре басыла. Сугыштан соң автор үз күңелендә күптәннән иҗади бөреләнеп килгән бу әсәргә яңадан әйләнеп кайта һәм 1949-1966 еллар дәвамында бер-бер артлы аның өч кисәген («Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак») бастырып чыгара. Трилогия аерым-аерым китаплар рәвешендә рус теленә тәрҗемәдә дә дөнья күрә.

«Онытылмас еллар» — гомумсовет әдәбияты мәйданында тарихи-рево-люцион роман исеме белән аерым бер жанр буларак формалашкан эпик әсәрләрнең татар әдәбиятындагы матур бер үрнәге. Эчтәлеге белән ул татар халкы тормышындагы зур бер тарихи чорны иңли. Трилогиянең һәр кисәгендә Татарстан җирендә булган чын тарихи вакыйгалар һәм революцион көрәш эпизодлары тасвирлана. Беренче кисәктә инкыйлабкача татар авылы тормышы, крестияннәрнең көнкүреше, җирсезлектән һәм социаль гаделсезлекләрдән бөлгенлеккә төшүләре бәян ителгән булса, икенче кисәктә 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгалары һәм Гражданнар сугышы күренешләре, азатлык һәм бәхетле киләчәк өчен көрәшкә күтәрелгән халык улларының гыйбрәтле язмышлары тасвирлана; өченче кисәк исә, нигездә, әсәрнең баш каһарманы Хәлимнең аңлы кеше булып җитлегүен, авылда хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү елларында аның яңа тормыш өчен башкарган эш-гамәлләрен, сөйгән кызы Кафия белән булган саф мәхәббәт хисләрен, канатлы күңел кичерешләрен сурәтләүгә багышланган. «Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Гази 1969 елда Татарстан Республикасының I". Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Язучылык хезмәте һәм иҗтимагый тормышта актив эшчәнлеге өчен ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Ибраһим Гази 1971 елның 21 февралендә Казанда вафат була. Кабере Казанның Арча кырындагы рус зиратында.

 

Афзал Шамов, тулы исеме Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов (1901 елның 4 марты — 1990 елның 19 гыйнвары) — танылган татар язучысы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Язучы 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Мәктәп чорында аны шул чорның күренекле педагогы Фатих Сәйфи-Уфалы укыта һәм кечкенә Афзалда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли.

1922-1925 елларда Афзал Шамов Казан дәүләт университеты рабфагында укый. 1926 елда Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә, беррәттән РСФСР Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый-яза белмәүне бетерү комиссиясе әгъзасы вазыйфасын башкара.

Афзал Шамов — татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" (1926), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" (1927), "Бер мәхәббәт турында" (1933), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" (1933), "Госпитальдә" (1938), "Туйда" (1938) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр рус, венгер, казак, чуаш, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр.

Афзал Шамов — әдәби тәрҗемә остасы. Мәсәлән, Александр Пушкинның "Капитанская дочка" ("Капитан кызы", 1936), Николай Гогольнең "Старосветские помещики" ("Борынгы алпавытлар", 1939), Николай Островскийның "Как закалялась сталь" ("Корыч ничек чыныкты", 1936), Жюль Вернның "Дети капитана Гранта" ("Капитан Грант балалары", 1938), Лев Толстойның "Восресение" ("Яңадан туу", 1950) романы белән "Хаҗи Морат" (1953) повесте һ.б. бар.

Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм уннан артык медаль белән бүләкләнгән.

Афзалетдин Шамов 1990 елның 19 гыйнварында вафат була.

 

Артка

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home