Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Нәҗип Мадьяров - шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 03 Март 2018Караулар : 13360

Нәҗип Мадьяров - татар шагыйре.

Нәҗип Мадьяров 1928 елның 3 мартында Әтнә районының Кызыл Утар авылында туган. Хезмәт юлын ул 1943 елда туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң гади колхозчы булып башлый, аннан соң колхозда хисапчы була. 1950-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына китерә. 1960 елда ул читтән торып уку бүлегенә күчә, 1963 елга кадәр Кызыл юл районында район исемен йөрткән газетада, аннан соң «Коммунизмга» дигән яңгыравык исем йөрткән Арча район газетасында хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

1965 елда Нәҗип Мадьяров «Хезмәт» газетасына җибәрелә. Шушында ул унбиш ел дәвамында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, редактор урынбасары булып эшли. Аның райондашларыбыз турындагы төпле, җылы мәкаләләре өлкән буын вәкилләре күңелендә әле дә якты истәлек булып саклана. Хезмәттәшләренә һәм, гомумән, кешеләргә игътибарлылыгы, җаваплылыгы, төгәллеге белән шәхес буларак та үзе турында якты истәлекләр калдырды.

1991 елда Нәҗип Мадьяровка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Нәҗип Мадьяров гомеренең соңгы чорын Чаллы шәһәрендә яшәде һәм әдәби иҗатка багышлады. Аның гомер юлы шушында 2002 елның 15 апрелендә өзелде. Туган авылында җирләнде.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home