Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Фәрит Ибраһимов – шагыйрь, Сания Хантимерова – балет артисты Download as iCal file
Сишәмбе, 13 Февраль 2018Караулар : 6281

Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимов – татар шагыйре, педагог.

Фәрит Ибраһимов 1893 елның 13 февралендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) Түбән Ырга авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Беренче дөнья сугышы башлангач, Ф. Ибраһимов солдатка алына һәм сугышта катнаша. Фронттан яраланып кайткач, Ф. Ибраһимов укытучы булып эшли, “Аң”, “Сөембикә”, “Ак юл”, “Балалар дөньясы” журналларында актив языша.

Мәдрәсәдә укыганда ук Тукайга ияреп шигырьләр яза башлый. 1912 елда аның “Уйларым” һәм “Өмидемнең нурлары” исеме белән кечкенә ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Фронтта алган тәэсирләре нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләре (“Дөнья”, “Позициядә”, “Аптырау”, “Михнәтләр”, “Гармун тавышы” һ.б.) шул заманның газета-журналларында басыла. Шагыйрьнең фронттан соң булган чор поэзиясендә төшенкелек мотивлары өстенлек итә. Октябрь инкыйлабын Ф. Ибраһимов бернинди икеләнүсез, шатланып каршылый. “Укытучыларга сәлам” (1918) исемле шигырендә ул, мәсәлән, элек изелгән, кыерсытылган-эзәрлекләнгән халык укытучыларына Октябрьнең чын азатлык, рухи хөрлек китерүе турында горурланып җырлый. 1919 елда Ф. Ибраһимов Казан рабфагында укый. 1918-1919 еллар арасында әдип, халык иҗаты әсәрләре сюжетларына таянып, романтик рухтагы “Халык арасында”, “Өрәк”, “Төшләр” исемле поэмаларын иҗат итә, 1926 елда “Безнең юл” журналында искелек белән яңалык көрәшенә багышланган “Таулар арасында” дигән хикәясен бастыра. Егерменче еллар уртасында Ф.Ибраһимов Урта Азиягә китә. Ташкент шәһәрендә Коммунистик университетны тәмамлагач, озак еллар укытучы булып эшли, Сәмәркандтагы Коммунистик университетта доцент, кафедра мөдире вазыйфаларын башкара.

Ф. Ибраһимов 1943 елда Сәмәрканд өлкәсендә Янгаррабат районы Хатерчи авылында вафат була.

 

Сания Хантимерова – балет артисты.

Сания Хәсән кызы Хантимерова 1945 елда туа. Аннан Казан мәктәпләреннән сайлап алынган бер төркем укучылар белән Ленинград хореография училищесына юл тота. Ул бик тырыш бала булып чыга. Казанга инде ул балерина булып кайта. Сания Татар балет сәхнәсендә искиткеч күп гүзәл хатын-кыз образларын иҗат итә. Гүзәлләрдән-гүзәле – татар композиторлары әсәрләрендә: Сөембикә (“Шүрәле”), Сәрви (“Су анасы”), Зөһрә (“Зөһрә”), ә классик балетларда – Аккош (“Аккош күле”), Аврора (“Йокыга талган гүзәл”), Жизель (“Жизель”), Сильфида (“Сильфида”), Джульетта (“Ромео һәм Джульетта”) һ.б. Шул ук вакытта талантлы биюче, Ленинградта читтән торып укып, балетмейстер һөнәрен үзләштерә, соңыннан үзе дә биюләр куя башлый. Күпкырлы талант иясе, йомшак табигатьле, кешелекле Сания Хантимерова татар сәнгатен бизәгән йолдызлар арасында якты йолдыз булып балкып тора. Бүгенге көндә Сания Хәсән кызы Казан хореография училищесында укыта, балаларны бию сәнгатенә өйрәтә.

Артка

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home