Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Кәрим Җаманаклы - шагыйрь Download as iCal file
Якшәмбе, 21 Гыйнвар 2018Караулар : 18235

Кәрим Рәшит улы Рәшидов (Җаманаклы) – Кырым татарлары арасыннан чыккан татар шагыйре.

Кәрим Җаманаклы Таврия (хәзерге Кырым) губернасының Кизләү өязе Җаманак авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Кырымда Совет власте урнашкач, Симферополь (Акмәчет) шәһәрендәге педагогика техникумын, аннан педагогика институтын тәмамлый. Аспирантурада укып, Кырым татар халык шагыйре Хөсәен Шамил улы Туктаргазый иҗаты турында Казанга килеп диссертцаия яклый. Сугышка кадәрге елларда яшь галим татар әдәбияты һәм фольклоры проблемаларына багышланган хезмәтләр яза.

Кәрим Җаманаклы Кырымда чыккан «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталарында һәм «Иләри» журналында үзенең поэтик әсәрләре белән 1924 елдан катнаша башлый. Аның шигырьләре «Азатлык җырлары», «Балаларга Ленин хакында», «Ана җырлары» китапларында басылганнар.

Кәрим Җаманаклы 1941–1942 елларда Ватан сугышында катнаша. 1945 елда ул Татарстанга күчеп килә һәм Алабуга педагогика институтында гомеренең соңгы көннәренә кадәр рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли.

Кәрим Рәшит улы Рәшидов 1965 елны вафат булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home