Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Минтимер Шәймиев — Татарстан Республикасының беренче президенты, Галимҗан Латыйпов — шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 20 Гыйнвар 2018Караулар : 9115

Минтимер Шәрип улы Шәймиев – Татарстан Республикасының беренче президенты.

М.Ш. Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

М.Ш.Шәймиевнең бабасы – Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы – Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).

1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

•          1969-1983 елларда – ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.

•          1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.

•          1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

•          1985-1989 елларда – ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.

•          1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.

•          1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Собраниясенең Федерация Шурасы әгъзасы.

2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.

Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).

2001 елның 1 декабреннән "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше.

Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, ике улы бар – Радик һәм Айрат Шәймиевләр.

Галимҗан Шакирҗай улы Латыйпов — татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1951 елдан).

Шагыйрь 1912 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлашып мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: авылда кызыл почмак мөдире, китапханәче, соңра налог җыючы, заем таратучы булып эшли, комсомол активисты буларак, яшьләр арасында кичәләр оештыру спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләрендә катнаша. 1931 елда районның комсомол оешмасы, яшь егетнең иҗтимагый активлыгын искә алып, аны Бәләбәй шәһәренә укытучылар әзерләү курсларына җибәрә. Анда укып кайткач, Галимҗан бер ел үз районнарындагы Каран авылында башлангыч мәктәптә укыта, ә 1932 елда, ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты рекомендациясе белән Казанга килеп, Урман техникасы институты рабфагына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1935—1939 елларда Казан финанс-икътисад институтында укый. 1939—1940 елларда Совет хәрби диңгез, флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, берникадәр вакыт Татарстан радио» комитетында мөхәррир, 1941 елдан 1951 елга кадәр Татарстан республика контроль органнарында дәүләт инспекторы-ревизоры, ә 1951—1960 елларда татар балалар журналы «Пионер» («Ялкын») редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

Галимҗан Латыйп каләмне авылда укыганда ук тибрәтә башлый: авыл сәхнәсе өчен такмаклар, инсценировкалар, скетчлар яза. Матбугатта беренче шигыре 1932 елда Башкортстан республика органы «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») газетасында басыла, ә «Юл буйлап» исемле тәүге шигъри китабы 1939 елда Казанда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның егерме өч шигырь китабы басыла.

Галимҗан Латыйп зурлар өчен дә, балалар өчен дә яза. Шигърияттә аның шагыйрь буларак хис һәм фикер игътибарын даими биләп торган үз темалары бар. Болар — бөек юлбашчы образы, Октябрь, Туган ил, хезмәт, халыклар дуслыгы, тынычлык.

Галимҗан Латыйп поэзиянең төрле жанрларында яза. Аның иҗат багажында лирик шигырьләр белән беррәттән балладалар, әкиятләр, поэмалар, кыска шигырьләр, җыр текстлары да бар. Аның «Беренче тау», «Тургайлар килде», «Бомбалар кирәкми», «Тәгәрмәчләр», «Безнең яшьлек», «Чайкала иген кырлары», «Акбүз атым», «Бөтен гомергә», «Россиям» кебек татар композиторлары тарафыннан музыкага салынган шигырьләре (озак еллар буе) концерт репертуарларыннан төшмичә җырланып киләләр.

Шагыйрь шулай ук тәрҗемә өлкәсендә эшли. Ул Егор Исаевның «Суд памяти» («Хәтер хөкем итә») поэмасын, Демьян Бедный, Сергей Михалков, Самуил Маршак, Александр Прокофьев, Александр Твардовский, Пабло Неруда, Никола Вапцаров һәм башка рус һәм чит ил шагыйрьләренең поэтик әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.

Галимҗан Латыйп Татарстан Язучылар союзында берничә ел балалар әдәбияти секциясенә җитәкчелек итте, профком председателе булып эшләде, «Ялкын» һәм «Совет мәктәбе» журналлары редакцияләрендә партоешма секретаре ярдәмчесе, Казан шәһәренең Бауман районы судында берничә тапкыр утырышчысы булып сайланды.

Шагыйрь 1986 елның 4 ноябрендә Казанда вафат була.

Артка

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home