Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Равил Вәлиев – язучы Download as iCal file
Sunday, 20 August 2017Hits : 12717

Равил Вәли улы Вәлиев – татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан).

Ул 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Балалык еллары шушы райондагы Иске Әҗем авылында үтә. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Арча педагогия училищесында укый, аннары бераз вакыт үз авылларында укытучы булып эшли. 1961—1964 елларда Равил Вәлиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны тәмамлап, башта күп тиражлы «Татарстан кооператоры» газетасында әдәби сотрудник, аннары Казан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли. 1969 елның көзендә Татарстанда Кама автомобиль заводы төзелә башлый. Гасыр гигантын коруда катнашу теләге 1970 елның маенда яшь журналист Равил Вәлиевне дә Чаллыга алып килә. Төзүчеләр хезмәтен һәм тормышын яхшырак өйрәнү максаты белән, башта ул гади ташчы булып эшли, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, Яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара.

1970–1972 елларда Равил Вәлиев Чаллыдагы «Кама таңнары» исемле күп тиражлы газетаның редактор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тиздән авторның «Каурыйлар чыныкканда» дигән очерклар циклы «Казан утлары» журналында (1972 ел, № 2, 3, 4) басылып чыга һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнә. Яшь язучы тарафыннан тагы да киңәйтелебрәк эшләнгән бу әсәр 1973 елны Татарстан китап нәшриятында «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесть рәвешендә аерым китап булып басыла һәм укучыларның җылы бәясенә лаек була. Әсәр очеркистларның 1974 елда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия семинарында да тикшерелә һәм уңай бәя ала.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home