Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Гарәфи Хәсәнов – язучы, Ренат Еникиев – композитор Download as iCal file
Сишәмбе, 13 Июнь 2017Караулар : 6049

Гарәфи Хәсәнов – татар язучысы һәм тәрҗемәчесе.

1921 елда Казан шәһәрендә туа.

Г. Хәсәнов әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. Ул ун яше тулар-тулмас ук яза башлый һәм 1932 елда «Яшь ленинчы» газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәге эшендә актив катнаша, ун яшендә үк үзенең нәни хикәяләрен матбугатта бастырган. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының беренче съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын М. Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 1938—1941 еллар арасында яшь каләм бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Әдипнең хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте яки зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсән», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителгән.

1940 елда Яңа бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943—1956 елларда Татарстаннан читтә — Себер якларында яши һәм эшли: Краснояр краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда пенсиягә чыгып, шуннан бирле әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Илленче-алтмышынчы еллардай башлап Г. Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы — «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең — кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турындагы әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалы серләре белән таныштыра. Укучылар аның туган як табигате турындагы “Унике матур”, “Җирем-суым”, “Чү! Сайрар кошым оя тибә”, “Җир ул уртак йортыбыз” дигән китапларын яратып укыйлар.

Әдип әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә эшләде. Сугышка кадәр үк инде С.Михалковның “Өч дуңгыз баласы” әкиятен, Кононенконың “Бәләкәй испаннар” дигән хикәяләр җыентыгын тәрҗемә иткән була. Ә 1967 елда Дж. Родариның атаклы “Чипполино маҗаралары” аның тәрҗемәсендә басылып чыкты.

Язучы 1992 елда вафат булды.

Ренат Еникиев – күренекле композитор, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Композитор 1937 елның 13 июнендә Казанда укытучы гаиләсендә туа. 1948-1952 елларда Ренат 6нчы музыка мәктәбендә Н.Н.Карукесның фортепиано классында белем ала; 1952-1956 елларда Казан музыка училищесының теория бүлегендә укый. Биредә Ю.В.Виноградов җитәкчелегендә композиция буенча даими рәвештә дәресләр ала башлый. 1956-1961 елларда Казан дәүләт консерваториясендә профессор А.С.Леманның композиция классында укый.

1956-1957 елларда Р. Еникиев Казан музыка училищесында укытучы, 1961-1963 елларда Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире, 1963-1973 елларда Татар дәүләт филармониясендә солист-пианист, концертмейстер булып эшли. Бер үк вакытта 1972-1974 елларда ул ТАССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты хезмәткәре булып тора. 1990 елдан башлап ул Татарстан композиторлар берлегенең идарә рәисе урынбасары һәм консультант.

Р. Еникиев – хәзерге заман татар композиторлары арасында күренекле урын алып тора, ул төрле жанрдагы күпсанлы әсәрләр авторы. Композитор иҗатында инструменталь һәм вокаль әсәрләр, балалар өчен музыка үзәк урыннарының берсен алып тора. Аеруча әһәмиятле әсәрләре булып “М.Җәлил истәлегенә вокаль-симфоник поэма”; фортепиано һәм оркестр өчен концерт; “Рапсодия” һәм симфоник оркестр өчен “Крылов буенча дүрт мәсәл” (соңгысы – татар музыкасында яңа сатирик юнәлеш ачучы үткен телле театральләштерелгән миниатюралар циклы) санала.

Р. Еникиев татар камера-инструменталь музыка үсешенә зур өлеш кертә: өч квартет; скрипка, альт һәм виолончел өчен трио; кыллы квартет өчен өч әсәр һ.б. концерт пьесалары иҗат итә. Композитор фортепиано музыкасы өлкәсендә дә уңышлы эш алып бара.

Р. Еникиевның иҗади ачышларының берсе булып татар музыкасында яңа жанр – авторлаштырган транскрипция тора; “Сәйдашстан” китабына кергән 20 пьеса – Салих Сәйдәшевнең халык арасында киң танылган көйләрен үз эченә ала. Алар фортепиано өчен эшкәртелеп тәкъдим ителә. Транскрипцияләр авторы Р. Еникиев беренчел чыганакның көй төзелешен саклаган хәлдә, яңа гармония, фактура һ.б. музыкаль алымнарны иҗади уңышлы кулланып, заманга яңгырашлы инструменталь форма тудыруга ирешә. Композитор популяр җырлар, романслар авторы да.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home