Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мин Шабай – язучы Download as iCal file
Җомга, 28 Апрель 2017Караулар : 14199

Мин Гариф улы Шабаев — татар совет прозасында үзенчәлекле лирик хикәяләре белән танылган данлыклы татар язучысы.

Мин Шабай 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Каратәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагында ук әтисез калып, алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: иген ура, тамак хакы өчен кулакка батраклыкка яллана, аннары, ниһаять, бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә. 1931 елда тәмам юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән яшүсмерне чекистлар тотып алалар һәм Мәскәү өлкәсендәге Хезмәт колониясенә урнаштыралар. Шуннан аның өчен яңа тормыш башлана: колониядә ул хезмәт тәрбиясен уза, укып белем ала, шунда матур әдәбият белә» якыннан таныша. Бераздан аның үзендә дә иҗат дәрте уяна: еллар буе күңелендә җыелып килгән тәэсирләр нигезендә ул «Танып» (елга исеме) дигән озын хикәясен яза. 1934 елны әсәр матбугатта басылып та чыга.

Колониядән соң Мин Шабай армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогия институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радио-комитетында эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1941 елны Казанда авторның лирик хикәяләре тупланган «Уйналмаган скрипка» исемле китабы дөнья күрә.

1941—1954 елларда Мин Шабай Себер якларында һәм Себеркең төньяк өлкәләрендә яши. Казанга ул 1955 елда кайта һәм дәртләнеп яңадан әдәби кҗат эшенә керешә. 1959—1964 еллар арасында язучының «Бездә ел буе яз» исемле очерклар китабы, «Тормыш баскычлары», «Тормыш чакыра» исемле хикәя җыентыклары һәм «Уяну» (беренче кисәк) исемле тарихи-социаль романы басылып чыга. Мин Шабайның хикәяләре, нигездә, авыл темасына багышланган. Аларда революциягә кадәрге, революция чоры, колхозлашу еллары һәм Ватан сугышыннан соңгы татар авылы тормышындагы социаль күренешләр һәм үзгәрешләр, шуларның гади хезмәт кешеләре күңелендәге чагылышлары тасвирлана.

Мин Шабай 1936 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Ул 1963 елның 5 сентябрендә, илле беренче яшендә, йөрәк авыруыннан Казанда вафат булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home