Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Равил Тумашев – режиссер Download as iCal file
Җомга, 21 Апрель 2017Караулар : 13511

Равил Рәхим улы Тумашев – мәшһүр татар режиссеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Әтисе Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, әнисе шул труппаның артисты була. Балалары Равил тугач Тумашевлар гаиләсе Казанга кайта. Монда озак еллар авырганнан соң ун яшьлек Равилнең әтисе үлеп китә. Әнисе Мәскәүдә театр институтында (ГИТИС) уку сәбәпле аны Мәскәүдәге бер балалар йортына урнаштыра, Равил җиде сыйныфны шунда тәмамлый. 1941 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән аны хәрби хезмәткә алалар. Шушы елның азагына кадәр оборона заводында эшли. 1942 елның башыннан сугышның ахырына кадәр фронтта була, күп сугыш операцияләрендә катнаша, сугышның барлык фаҗигаләрен кичерә. 1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап Казанга кайта, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча диплом спектакле куя. Режиссер квалификациясе алып Татар дәүләт академия театрына эшкә кайта. Бу данлыклы коллективка ул үзенең ун ел иҗат гомерен багышлый. Ул татар сәхнәсенә дөнья классикларының, рус һәм татар драматургларының бик күп әсәрләрен чыгара, аларның күбесе татар сәхнәсендә беренче мәртәбә куела.

1962 елда Р. Тумашев Татар дәүләт күчмә театрында (хәзер Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшли башлый. Аның баш режиссеры әнисе Кәшифә Тумашева пенсиягә киткәч театрның баш режиссеры булып кала һәм 1985 елның азагына кадәр шушы театрны җитәкли. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы — аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйлаҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Р.Тумашев күтәрде.

Р. Тумашев күп еллар дәвамында Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында үзешчән сәнгать өчен бик күп режиссерлар хәзерләде.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ике орден, күп медальләр белән бүләкләнде. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1966 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 1976 елда Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», А.Гыйлаҗевның «Сары чәчәк ата көнбагыш», И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» спектакльләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының Мактау Таныклыгы тапшырылды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home